(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Ләйсән Тимерова)
Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль җиңүчеләре бәйге яшь талантларга иҗатта этәргеч бирә дип исәпли. Төрле елларда әлеге бәйгедә җиңү яулаган артистлар фикерләрен уртаклашты.
"Әлфия Авзалова конкурсында катнашып, Гран При иясе булдым. Яшь талантларны олы иҗат юлына чыгаруда, халыкка танытуда бәйгенең әһәмияте зур. Җиңүем үземә ышанычымны арттырды, иҗатыма этәргеч бирде. Җырларыбызны халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкару тәҗрибәсен баетуда да әһәмияте зур аның", - дип сөйләде Лилия Хөсәенова
Артур Исламов бәйге - яшь талантларга сәнгать дөньясына тәүге юл күрсәтүче балкыш дип исәпли. "Дөньяда төрле бәйгеләр үтә, ләкин һәммәсендә дә конкурсантларны талантына, сәләтенә карап бәяләмиләр. Ә бу конкурсның мәртәбәле жюри составы алдында баш иям. Компетентлы да, гадел дә алар. Туган ягымда шундый җырчы туу һәм шундый бәйге үтү белән горурланам. Бар катнашучыларга да уңышлар, җиңүләр телим, хыялларыгызга ышаныгыз", - диде ул.
Рәзилә Галиеваның Әлфия Авзалова белән бер сәхнәдә җырлаганы булган. "Моның белән бик горурланам. Җырчылар өчен якты маяк ул. Үзенең моңлы, матур, яңгыравык тавышы белән бик күпләрнең күңелен яулаган шәхес. Тавышы бүгенге көндә дә колагымда яңгырап тора. Алдагы елларда бәйге районнар арасында гына үтсә, бүген ул киңрәк колач алды. Бәйгедә катнашуым, урын алуым белән сөенәм. Әзерләнгән вакытта ук репертуар туплыйсың. Үземә дә архивлардан Әлфия апаның күп кенә җырларын өйрәнергә туры килде. Үзенә генә хас репертуары җәлеп итте. Бәйге барышында башка районнардан, төбәкләрдән килгән җырчылар белән дуслаштым. Җырлаганнарын тыңлап, репертуарларын карап, зур база тупладым, үземнекен яңарттым. Әлфия апаның җырлары мәңгелек! Бәйге яшәсен, башка төбәкләрдән дә катнашсыннар. Бәйгене оештырган кешеләргә, катнашучыларга уңышлар телим", - дип сөйләде җырчы.
Буадан килгән кунаклар исеменнән мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөдәрис Гайфуллин чыгыш ясады. "Актаныш-Буа дуслыгы, иҗади хезмәттәшлек электән дә бар иде. “Беренче мәхәббәт” җырын язучы, районыбызның мәшһүр язучысы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Әхмәт Рәшитов, Актаныш ягына килеп, бер ханымга гашыйк булып иҗат итә аны. Аннан соң, Актаныш тәҗрибәсен өйрәнү өчен дә килдек сезгә. Татарның мәдәнияте өч киттан тора – музыка өлкәсендә Салих Сәйдәшев, шигърияттә Габдулла Тукай, ә сынлы сәнгатьтә Бакый Урманче, безнең районның Күл Черкене авылында туган. Салих Сәйдәшев - 1917 елларда Буада сәнгать мәктәбен төзүдә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе", - дип сөйләде ул.
2014 елгы төбәкара бәйгедә милләтебез моңын, татар сәнгатен үстерүдәге хезмәтләрен хөрмәтләп, бәйгедә концертмейстерлык итүчеләр дә бүләкләнде: Актаныштан Инсаф Хәбибуллин, Лилия Мостафина, Буадан Илдар Нуруллин, Алабугадан “Шатлык нуры” ансамбленнән Ирина Хәлиуллина, Тукай районыннан Рәфыйкъ Дәминов, Илештән Айвар Миннегулов.
Дипломантлар, лауреатларны билгеләп үтүдән тыш, Салават Фәтхетдинов тәкъдиме белән, 2014 елда Ә. Авзалова исемендәге фестивальнең 2007 ел Гран При иясе Алсу Нургалиева истәлегенә багышланган махсус приз булдырылды. Алсуның әнисе Кадрия Идрисова гаилә исеменнән аны Актанышның яшь җырчысы Ләйсән Басыйровага тапшырды.
Алсуның әтисе Азат Нургалиев рәхмәт сүзләрен әйтте. ”Актанышта 33 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Бүген мондый күләмле мәдәни чараның Актанышта үтенә гаҗәпләнеп, сокланып карап йөрим. Бик зур рәхмәт!” – диде ул.