Җанатарлар фестивалендә 11 июльдә - Ә.Авзалова истәлегенә куелачак концертта Венера Ганиева, яшь җырчылар, шулай ук Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия дә әнисенең җырларын башкарачак.
АКШ һәм Бангладеш артистлары Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурста катнашачак.
Фестивальдә аның истәлегенә проект булдырыла. Әлфия Авзалова үзе мәдәниара аралашуда бик ачык иде. Ул татар, инглиз, үзбәк, итальян телләрендә дә җырлар башкарды.
Проект дәвамлы булачак, аның гала-концерты Казанда "Пирамида" үзәгендә октябрь аенда узачак. Менә анда инде Америкадан да кунаклар киләчәк.