Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мин кабат Толстойны укыйм” акциясен башлап җибәргәннәр иде. 4 июль көнне бу акция район хәрби хезмәте бүлеге хезмәткәрләре белән уздырылды. Чарада “Зеркало русской души” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл янында җанлы сөйләшү алып барылды. Китапханәчеләр чарада катнашучыларны бөек рус язучысының биографиясенең кызыклы фактлары, бигрәк тә Казанда яшәгән еллары белән таныштырдылар.Түгәрәк өстәл янында катнашучылар белән Л.Н.Толстойның “После бала”, “Утро помещика”, “Детство”, “Отрочество”, “Юность” трилогияләре буенча җанлы әңгәмә корылды. Бу чарадан китапханәчеләр китап укучыларның Л.Толстойның әсәрләренә елдан- ел кызыксынулары артканлыгын аңлады. Әңгәмәдән соң китап укучылар үзләренә кирәкле китаплар алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)