ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Авыллар күзгә күренеп картая, иң авырткан урын шушы. Яңа Балтач мәктәбе бүген ябылу алдында. Икенче елга мәктәпкә килүче бала юк. Ә бит авылда яшәү өчен шартлар менә дигән. Гомумән, биредә табигать искиткеч, урманы дисеңме, җиләкле тау битләреме, барысы да кул сузымында. Сөендергәне- җирлектә күпләп мал асрап, җир эшеннән курыкмаучыларның булуы. 

Кызганычка каршы, җирлек җитәкчелеге дә, район җитәкчелеге дә әлеге үтә дә актуаль сорауга җавап бирә алмады. Юкса, халыктан мондый сораулар элек тә ишетелгән бит. Бәлки, чүп җыю өчен җаваплы затларны җыелышка чакырырга кирәк булгандыр? Яисә сез кечкенә генә җирлек мондый зур сорауны күтәреп чыга алмас дип уйладыгызмы?


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәт уңай нәтиҗәләрен ел саен биреп бара. Мисал өчен, 2019 елда җирлектә дүрт гаилә мини-ферма программасы буенча дәүләт ярдәме алган булса, 10 хуҗалык 19 баш тана малы кайтарткан. Актаныш районы буенча бу сан - иң югары күрсәткечләрнең берсе. 

22 гыйнварга һава торышы.

Җирлектә сөт тапшыру мөмкинлеге юк. Җитәкчелек исә бу проблеманы хәл ителмәслек дип санамый. Әмма монда урынлы сорау туа: ни өчен сөт тапшыру мәсьәләсе авылда сыер асраучылар күбрәк булган заманда ук  хәл ителмәгән соң? Шул вакытта кирәк иде авыл кешесенә сөт тапшыру. Шушы эш дөрес оештырлыган булса, авыл кешесе сыерын саклап калган булыр иде...

 

 21 гыйнвар көнне хакимият бинасында гамәлләштерелгән брифинг Актаныш районы территориясендә  торак төзелеше өчен ипотека кредитларын алу тәртипләре, гамәлгә кергән яңалыкларга багышланды.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев җыенга кадәр авыл башлыгы Нияз Нуретдинов, башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова белән берлектә балалар иҗат үзәге һәм узган ел кулланылуга тапшырылган балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Җитәкчеләр күпләп мал тотучы Марсель һәм Флорида Сәхбетдиновлар ихатасында да булдылар.

Киләчәктә Марсель абый умартачылык юнәлешен киңәйтергә исәпли. Бу уңайдан аңа кунаклар дәүләт программаларыннан файдаланырга киңәш бирде.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 31 гыйнвар көнне “Туган як” музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны, комсомол һәм партия органнарында, хуҗалык эшендә тынгысыз хезмәт куеп районның социаль тармагын, төзелеш юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән тынгысыз җитәкче, танылган җәмәгать эшлеклесе - Тимер Фәрдетдин улы Фәрдиевкә багышланган кичә үткәрелә. 

19 гыйнвар көнне Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаңгы эстафетасы “Бүләк” чаңгы базасында узды.

Спорт ярышын тантаналы ачып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов

оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командаларына уңышлар теләде. Туган көнен билгеләп үтүче спорт ветераны Илфат Иманаевка истәлек бүләге тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International