МӘСӘДЕ ҖИРЛЕГЕНЕҢ ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Сораулар җавапсыз калды...

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Актаныш районы җирлекләре 20 гыйнвардан хисап җыелышларын башлап җибәрде. 2019 елда авыллар нинди сулыш белән яшәгән? Агымдагы елга нинди максат-бурычлар билгели алар? Халыкны ниләр борчый? Гомумән, канәгатьме халык үз яшәешеннән? Район җитәкчелеге катнашында үткән җыеннар, нигездә, шушы сорауларга ачыклык кертүгә йөз тота.

Быелгы җыелышның тәүгесе Мәсәде авыл җирлегендә гамәлләштерелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.

Мәсәде авылы халкы соңгы 20-30 елда нужа күреп яшәмәде. “Агыйдел” нефть кудыру станциясе халыкны эшле дә, ашлы да, акчалы да итте. “Нефтяниклар” дигән дәрәҗәле исемгә ия булып йөргән елларны үзем дә яхшы хәтерлим: шәһәр фатирларында гына була торган ванна, туалет бүлмәләренә күнегеп үскән тулы бер буынны тәрбияләде ул станция дигәннәре. Оешмада хезмәт куючыларның балалары өчен балалар бакчасы да бар иде – ике төркемдәге иллеләп бала тормышны кызыл кирпечле бинаның икенче катыннан өйрәнә башлаган идек, алфабитның беренче хәрефләрен дә шунда кабатладык без...



Ни кызганыч, ике катлы бинада өч-дүрт ел инде бала-чага тавышы ишетелми – бүген авылда ни балалар бакчасы, ни мәктәп юк. Авыл хәзер канат ярырга әзерләнгән сабыйларын, автобуска утыртып, таш түшәлгән юлдан күрше авыл мәктәбенә озата...

Урам уртасында урнашкан таш корылма да тынып, кечерәеп калды. Хәер, шат балачак тавышын соңгы елларда моңлы азан авазы алыштырды –аның бер канатында, авылның мәртәбәле хатын-кызы Флүрә абыстый үҗәтлеге, халык тырышлыгы белән, мәчет сафка басты. Икенче канатында мәдәният йорты урын алды, авыл советы хезмәткәрләрен, медпунктны да үз түбәсе астына сыендырлы кызыл кирпечле бина. Күптән түгел икенче катка Бурсык авылында урнашкан китапханә дә кереп урнашты. Район җитәкчелеге аның эшчәнлеге белән дә якыннан танышып чыкты. Китапханәгә керә торган ишеккә зур хәрефләр белән язылган элмә тактага гына игътибар итүче булмады – мәктәп бетүгә дүрт ел тулып килсә дә, биредә һаман да “ Мәсәде башлангыч мәктәбе” дип язылган. Мәктәпне бетерү эшләрен тиз тоттылар авылда, тик менә элмә тактаны гына кубарып алып яфаланмаганнар...


Бүген Бурсык һәм Мәсәде авылларын берләштергән җирлектә 403 кеше рәсми төстә теркәлгән. Шуның 101е – Бурсыкта. Барлыгы 163 хуҗалык исәпләнә, аларның егерме бишенең тәрәзәсендә ут сүнгән – “хуҗасыз” дигән статуска ия андыйлар. Гомуми санны тәшкил итүчеләрнең 204е эш яшендә булса, 143е – пенсионер, 33е – бала, 18е – студент. Җирлектә биш эшсез санала – бу күрсәткечләрне залда утыручылар игътибарына төп доклад белән чыгыш ясаган җирлек башлыгы Флүрә Риф кызы яңгыратты.



Кыскасы, авыллар әкренләп картаеп бара. Пропискада торган 23 хатын-кыз бала табу яшендә булса да, аларның зур күпчелеге, авылны яшәртү өметен дә үзләренә ияртеп, таш калага юл алган. Соңгы биш елда тансыклаган бәби елавы нибары өч йортта ишетелгән, аның каравы, шушы вакыт эчендә 36 кеше бакыйлыкка күчкән. Аңлашылганча, үлем динамиакасы үсешнекен 12 тапкырга артып киткән...

Халык санының кимүе терлек үрчетүгә дә тискәре йогынты ясаган: кайчандыр бер ихатадан ике-өч мал көтүгә куылган булса, соңгы елларда сыер мөгрәве дә сирәк ишетелә авыл өстендә. Чыбыркы тавышын да ишеткән юк, чөнки аны шартлатырга ике авылның берсендә дә көтү чыкмый. 2014 елда җирлектә 108 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, 2019 елда аларның саны 65кә калган, сыер малы 23 баш. Аларның да 30 проценттан артыгы лейкозлы.


Флүрә Минһаҗетдинова маллар хакында сөйләгәндә, шактый кискен торган мәсьәләгә дә тукталды: җирлек халкы лапасында булган малны теркәргә ашыкмый. Баксаң, терлек эчерткән өчен суга саллы гына түләү килә икән. Шуңа күрә дә башлык район җитәкчелегеннән бу проблеманы хәл итүне үтенде. Ә моны ничек хәл итеп була соң? Су квитанциядәге  “мал эчергән өчен” дигән графаны юкка чыгарыпмы? Яисә суга бәяне киметепме? Мал асрагач, аның эчкән суы өчен түләү гадәти күренеш. Икмәк сатып алу кебек бит инде ул. Бу очракта иң кулай вариант – суга хисаплагыч куйдыру.


Башлыкның чыгышы үз эченә 2019 елда башкарылган шактый эшләрне сыйдырган булып чыкты. Үзләштерелгән капиталь салым күләме, үзара салымга хисап, аның бәрабәренә башкарылган эшләр, җирлектә оештырылган мәдәни чаралар, төрле советларның утырышлары, эш урыннарын биләп торучы хезмәткәрләр, авыл халкының составы, сыер-кәҗә малы тотучыларга кайтарылган субсидияләр, машина-трактор саны, терлекнең исәбе, эчке контрольдә торган авыр гаиләләр– кыскасы, тулы бер хисап елы.


Менә шушы урында җыелыш үткәрәчәк җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәсе килә: җыелыш тәртибен сез билгелисез, доклад сөйләүченең һәм чыгыш ясаучының вакытын билгеләп, регламентны да халыкка сез тәкъдим итәсез бит. Әмма төп докладчыга үзегез билгеләгән 30 минутка нигә үзегез үк сыеша алмыйсыз соң сез? Баш күтәрми илле минутка якын укылган доклад залда утыручыларның сабырлыгын сынауның бер төреме ул әллә? Мәсәдедә дә халык бер кешенең озак сөйләвеннән арыды, җыелышка карата кызыксыну югалды, кемнәрдер, гомумән, залдан чыгып ук китте. Өстәвенә, башка чыгыш ясаучылар моның тискәре нәтиҗәсен үзләрендә тойды: халык сөйләүчене кул чабып туктатырга маташты. Җыелышка килүчеләрнең саны көч хәл белән өч дистәгә тулуын исәпкә алсак, гомумән, доклад әһәмитен югалта кебек.


Шушы хәлләр кабатланмасын өчен, докладка җирлектәге иң актуаль мәсьәләләрне, кабыргасы белән торган проблемаларны гына салу отышлы булмасымы?  Ел дәвамында эшләнгән эшләрнең күләмен халык үзе дә бик яхшы чамалый ул. Вакыт сузар өчен генә буш сүз сөйләп утыру беркемгә дә хаҗәт түгел.


Халыкны борчыган сорауларга вакытны күбрәк калдыру зарур – Мәсәде халкы шушы вакытның калмаячагын уйлап пошаманга төште дә инде. Бүген җирлек халкын иң борчыган мәсьәлә: арендада булган пай җирләре өчен түләүнең булмавы. 4 кеше үз пай җирләрен үзе аерып алган, алар аны үзләре эшкәртә, 32 кешенең җире “Таң” хуҗалыгында, 29ыныкы – “Наратлы”да, 83 Мәсәде һәм Бурсык халкының пай җирләре, гомумән, билгесезлектә. Моңа кадәр җирләр “Мехотряд” оешмасына арендага бирелеп торды,халык, аз булса да, аннан файда күрде. Инде хәзер бу оешма таркалу сәбәпле, аның пай җирләре өчен түләргә ни мөмкинлеге, ни мәҗбүрилеге юк. Әмма халык пай җирләре өчен түләк сорый. Җирлек депуаты Индус Хуҗин да бу нисбәттән үз фикерен белдерде:

- Җыелыш саен шушы сорау күтәрелә, әмма анык җавап бирүче юк. Халык шуңа ачыклык кертер өчен килә бит җыелышка, - диде ул. Аның сүзләрендә хаклык ярылып ята.


Бу юлы, Ходайның рәхмәте, җыелышта “Наратлы” агрономы Рәшит Латыйпов катнашты. Ул Мәсәде җирләренең түбән уңдырышлы булуын искәртеп, хуҗалыкның мәҗбүри рәвештә беркемнән дә җир алу яклы түгел икәнен белдерде.

- Ком үзебездә дә җитәрлек!, - диде ул.


Тик менә җирлекнең туфрагы ком булганга, халык гаеплеме соң? Ул нишләргә тиеш? Залдан да бу сорауны юллаучылар табылды. Баксаң, “Наратлы” хуҗалыгы пай җирләрен вакытлыча килешү нигезендә генә арендага алган. Ягъни алар дистә елларга тапшырылмаган хуҗалыкка.

Халык бу җирләрне регистрация үткәрүне бергәләп башкарып чыгарга кирәк,дигән тәкъдим җиткерде:

- Һәр кеше үз җире өчен аерым-аерым йөри алмый бит. Безгә кемдер ярдәм итәргә тиештер,- диде Фәрит абый Минһаҗев та.

Тик кем? Бу сорауга уңай җавап ишетелмәде. Пай җирләре мәсьәләсе ачык калды.


Илфар абый Сәлахов исә бөтен район халкын борчыган мәсьәләне күтәреп чыкты.

- Ни өчен яшәүчесе вафат булу нәтиҗәсендә буш калган йортларга әле дә булса чүп өчен түләү квитанцияләре килә? “Гринта” дип исемләнгән региональ операторның халыктан бернинди килешүсез чүп җыюы һәм аның өчен түләү килүе законлымы?


Кызганычка каршы, җирлек җитәкчелеге дә, район җитәкчелеге дә әлеге үтә дә актуаль сорауга җавап бирә алмады. Юкса, халыктан мондый сораулар элек тә ишетелгән бит. Бәлки, чүп җыю өчен җаваплы затларны җыелышка чакырырга кирәк булгандыр? Яисә сез кечкенә генә җирлек мондый зур сорауны күтәреп чыга алмас дип уйладыгызмы?

Ә халык көчле ул – район дәрәҗәсендәге сораулар да моның белән генә чикләнмәде.
Бурсык авылында яшәүче җитмеш яшьтән өлкәнрәк Рәсиха апа Шәгәлиева Актаныш үзәгендәге автовокзал бинасының кая юкка чыгуы белән кызыксынды. Атнага бер район үзәгенә төшеп йөргән апа автобус көткән арада кайда һәм нишләп утырырга тиеш? Гомумән, кемгә комачаулаган ул бина? Бу сорау да җавапсыз калды, әмма аны язып алдылар, димәк, җавабы, һичшиксез, җиткерелер. Сабырлык кирәк!

Җыелыш барышында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдиновның, авыл хуҗалыгы идарәсеннән Дилүс Мөхәммәтдиновның чыгышлары да тыңланды.


Тик менә җирлек яшәешенә кагылган сораулар гына яңгырамый калды. Юкса алар шактый җыелган иде халыкта. Күпләр җыелышны көтеп тә алган иде: шушы сорауны, шушы сорауны бирәм, дип. Әмма ул сораулар, сабын куыгы кебек юк булды. Гаеп атта да, тәртәдә дә дигән кебек, авыл халкына да әйтәсе килгән фикер бар: сезнең сорауларыгыз кибет тирәсендә пышылдаудан гына хәл ителми. Проблемаларны хәл итү өчен авыл советы һәм аның башлыгы бар. Хисап җыелышлары да, беренче чиратта, авыл халкы өчен оештырыла. Шушы рәсми чарада авыз ачып сүз әйтәргә кыюлыгыгыз җитми икән, ул сорауларыгызны урам буйлап чәчеп йөрмәгез – җил җавап бирмәячәк...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International