Җыеннардан сораулар: умарталар үлә, урам юл билгесе көтә...
Бу хакта тулырак https://youtu.be/ptFlJCx2gaI сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
"Лачын" бозында Әлмәт шәһәреннән килгән фигуралы шуу осталары кайнар шоу күрсәтте.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/7w-iRjm1Dm0 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Үләт базы тулу гына маллар үлемен туктатмый: район хуҗалыкларында да, шәхси секторлар да терлек үлеме даими теркәлеп тора. Мисал өчен, бер ел эчендә генә дә хуҗалыкларда 946 мал үлеменә юл куелган. Бу – Актаныш районында гына, Татарстан буенча күпме икәнен санарга да куркыныч. Менә шуларны анализлаганнан соң, районнарда биологик калдыкларны утильләштерү буенча махсус машиналар хезмәте кирәклеге ачыкланган да инде – проект шуны тормышка ашырачак.
.jpg)
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Актаныш районына килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән эшлекле киңәшмәдә "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев, "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин, хуҗалыкның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиевлар катнашты.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/ZFPdNN8dsFw сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
15 ел эчендә Актаныш балалары “Лачын” бозында тәүге чыныгуларын алды, шул рәвешле хоккей спортында “актанышлылар” дигән яңа исем барлыкка килде. Бүген инде районыбыз хоккейчылары данлыклы Актанышны республика, Россия күләм дәрәҗәләргә чыгара – әлеге күрсәткечләр исә “Лачын” боз сараеның районыбыз өчен гаять мөһим объект булуын раслый.
.jpg)
Сөйләшү барышында район җитәкчелеге урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан “Бүләк” һәм “Нөркә” чаңгы базаларының территориясен законлы төстә куллану буенча ике як өчен дә уңай нәтиҗәгә килүне үтенде.
.jpg)
Оештыручылар конференциясене гаять киңкырлы булыр дип күзаллый. Биредә Актаныш районы оешу һәм үсеш сәхифәләре генә түгел, татар тарихында һәм мәдәниятендә булган проблемалар да күтәрелер дип көтелә. Чара Актаныш үзәген генә түгел, милләткә шактый танылган шәхесләрне биргән Такталачык, Иске Кормаш кебек зоналарны да колачлаячак.
.jpg)
Халык зарлы-аны тыңлаучы бармы?
Бу хакта тулырак https://youtu.be/UntMFuMleYU, https://youtu.be/Z2R8vUtT7oc сылтамалары белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Әтәслеләр дә хуҗасы вафат булу нәтиҗәсендә буш калган йортларга чүп чыгарган өчен түләү кәгазьләре килү проблемасын күтәреп чыкты. Шөкер, җыелышта “Гринта” оешмасы вәкиле катнашу хәлгә урында ук ачыклык кертергә мөмкинлек бирде.

Бүген Иске Айман авыл җирлегендә 2019 ел йомгаклары буенча халык җыены узды. Районның иң инсафлы, әхлаклы кешеләре яши торган җирлеккә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Җирлекне үрнәк яктан телгә алу юкка түгел, чөнки бу авыл кибетендә алкогольның күптәннән сатылганы юк. Тәртипсез гаиләләр, балалар исәптә тормый. Ел дәвамында полициягә бернинди мөрәҗәгать итү булмаган. 