ӘТӘС ҖИРЛЕГЕНЕҢ ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Игътибар үзәгендә халыкның субсидияле маллары һәм дә алмагачлары...

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнвар көнне Әтәс җирлеге халкы да 2019 елга йомгак ясады.  Еллык югалту-табышларын район җитәкчелеге, җаваплы затлар белән бергәләп барлады алар.

Җирлек башлыгы Эльвира Флүн кызы үз чыгышын узган елгы җыенда халык тарафыннан кергән сорау-тәкъдимнәренең үтәлешеннән башлады. Бер ел дәвамында аларның зур күпчелегенә ачыклык кертелгән булып чыкты.  Игътибарга лаек гамәл - халыкның моң-зарын ишетеп, бу эшләрне төгәлләп куярга омтылу  җирлек башлыгына карата хөрмәтне дә  арттыра ул.

Эльвира Насыйрованың  җирлек яшәеше турындагы чыгышы саннар белән үрелеп барды. Шулар аша алты авылны берләштергән зур гына җирлекнең “сулышын” тою мөмкинлеге тудырылган иде. Бүгенге көндә җирлектә 630 кеше гомер кичерә. Башлык хәтта хатын-кызлар белән ир-атлар санын да аерым исәпләргә иренмәгән: халыкның 306сы  гүзәл зат булса, 324е – көчле зат, шуларның 290ы – эш яшендә.  Әмма Әтәс җирлегендә яшәүчеләрнең сафы да  әкренләп сирәгәя  бара. Пенсия яшендәгеләр арасында хатын-кызлар күбрәк, кызганычка каршы, ир-артларның шактые лаеклы ялның тәмен озын-озаклап тоя алмый кала...

Соңгы биш елда 53 кешене соңгы юлга озатканнар биредә, аларга алмашка нибары 17 сабый гына аваз салган. 2019 елда югалтулар тугыз булса, биш бәби туган. Иң мөһиме, узган елда  эш яшендә вафат булучылар юк. Яшәеш бер урында тормый: авылларда яшь гаиләләр сакланып кала, алар тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйли – шәхси секторда мал үрчетүчеләрнең байтагын шулар тәшкил итә.

Җирлектә 314 хуҗалык исәпләнсә дә, аларның 275ендә генә тормыш кайный, 61 йортның ишегенә йозак салынган.

Әтәс җирлегендә “Әнәк” агрофирмасы һәм Чәчер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Агрофирмада халыкның 22 проценты (65 кеше) хезмәт куя, бюджет өлкәсе 13 процент яшәүчене ашлы итеп тора, әмма зур күпчелек әтәсле читкә китеп эшләүне хуп күрә. Мондыйларның саны 97гә тәңгәл.

Эльвира Флүн кызы авыл халкының мал асрауга ныклап тотынуын да билгеләп үтте. 275 хуҗалыкның 117сендә бүген ихата бәрәкәте булган терлек асрала. Соңгы елда савым сыерлары күзгә күренеп арта.  Моны башлык сөткә тотырыклы бәя саклану белән аңлата. КФХларда 40-56шар баш эре терлек асраучылар бар. Кайбер җирлекләрдә көтү кадәр көтүләр беткәндә, бу мактауга лаек күрсәткеч.

 Халык әкренләп вак мал үрчетүдән китеп, өстенлекне мөгезле эре терлеккә юнәлтә. Аеруча дәүләт программаларына ышанып бу авыр хезмәткә тотына җирлектә яшәүчеләр. Мисал өчен, 2019 елда гына да дүрт мини-ферма тергезелгән, бу максаттан җирлек 1 400 000 күләмендә матди ярдәм алган. Тана алу программасы да бик нәтиҗәле эшләгән Әтәстә:

- 10 шәхси хуҗалык 19 тана малы кайтарды. Республика ярдәме 855 000 сум. Бу программага катнашырга теләк белдергән бер генә кешене дә кире бормадык, -ди җирлек башлыгы.

Гомумән, халык тик ятып күнекмәгән Әтәс җирлегендә. Кош-кортка бирелә торган субсидияләрдән дә актив файдаланалар биредә – 7 гаилә шул рәвешле матди ягын ныгыткан, 300 баш күркә үстерүчеләр дә булган ел эчендә.

Эшле халык ял итәргә дә вакыт табып яши. Моның өчен җирлектә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Дәүләт программасы нигезендә 2015 нче елда яңадан ачылган Әтәс мәдәният йорты җирлек халкының ялын оештыру, культура,  спорт -масса эшләрен, фольклор һәм халык авыз иҗатын күтәрү максатыннан тулы канлы тормыш алып бара.

Җыелышта катнашкан “Әнәк” агрофирмасы рәисе Фарис Фәтхиев бу кадәр мәдәни чара хакында тыңлап утыргач, әллә чынлап,әллә шаярып, “гел бәйрәм итеп яшисез икән, мин бераз эш турында бәян итим әле”, - дип, сүз алды. Шулай да җитәкче җирлек халкының яшәү рәвешен югары бәяләде.

Бүгенге көндә агрофирма 10 авыл советы территориясендә, 22 авылда үз эшчәнлеген җәелдергән. Аның территориясенең гомуми озынлыгы – 85 километр. Район халкының тотырыклы тормышында агрофирманың өлеше бик зур.

 Фарис Гаяз улы үз чыгышында халыкны кызыксындырган икмәк, ит-сөт бәяләрен яңгыратты, узган ел уртача  29 500 сумга җиткән хезмәт хакын анализлады.

Районнан килгән җаваплы затлар да халык өчен мөһим булган яңалыкларны күпләп ирештерде. Аеруча "Игелек үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенә җитәкчесе Дәния Касыймованың чыгышы залда утыручыларда зур кызыксыну уятты.

Төп чыгышларның берсен башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев ясады. Илшат Илфат улы халыкны РФ Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык юлламасы белән таныштырды, район сулышын ирештерде,  социаль үсеш юнәлешендәге программаларның артуын билгеләп үтте.

Ел дәвамында халыкның үзендә дә шактый җыелган иде сораулар. Шунысы куандырды: районнан килгән тулы бер состав ул сорауларның барысына да диярлек урында ук җавап бирде.

Башкарма комитет җитәкчесе рәислегендә үткән хисап җыелышларының отышлы ягы шунда – Илшат Габделхәев сорау-тәкъдимнәрне аерым  сфералар  буенча берләштерә. Мисал өчен, халык башта мәгариф өлкәсе буенча үзен борчыган проблемаларны җиткерә, моң-зарлар шул рәвешле, эзлекле дәвам итә.

Гомумән туплаганда, Бикчәнтәй авылы халкы интернетның авыр эшләвеннән зарланды, Пучы мәктәбенә йөреп укучы балага автобус сорады – бу мәсьәлә яңа уку елыннан уңай хәл ителәчәк, дип ышандырды белгеч.

Әтәслеләр дә хуҗасы вафат булу нәтиҗәсендә буш калган  йортларга чүп чыгарган өчен түләү кәгазьләре килү проблемасын күтәреп чыкты. Шөкер, җыелышта “Гринта” оешмасы вәкиле катнашу хәлгә урында ук ачыклык кертергә мөмкинлек бирде.

Гади телдә аңлатканда, вафат булучының йорты кемгәдер мирас буларак күчә. Мирасчы чүп чыгарган өчен бер кешелек тарифны түләп барырга бурычлы. Региональ оператор   бүген шушы таләпне куя. Аның каравы, пропискада булып та, читтә укыган студентлар хәзер уку чорында авылда чүп өчен түләүдән азат ителәләр. Моның өчен җирлек башлыгына баланың уку урыныннан һәм тулай торактан белешмәләре белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр инде бала фатир арендалап тора икән, законлы аренда килешүен теркәү шарт.

Авыл халкы шулай ук чүп җыючы техниканың кайбер авылларга ике атнага бер керүеннән дә зарланды. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, җәмәгать, шуны истә калдырыгыз. “Гринта” оешмасы вәкиле бу проблеманы да урында хәл итте:  халыкка машинаның атна саен керүе кирәк икән – ул керәчәк! Авылларның җирлек башлыгына мөрәҗәгать итүе генә кирәк. Тагын бер яхшы яңалык: әгәр дә чүп җыючы машина теге яки бу сәбәпләр аркасында сезнең урамга кереп, атналык чүбегезне алып чыгып китми икән, рәхәтләнеп бу хакта акт төзегез – сезгә бу атна өчен исәп-хисап киметеп ясалачак.

Аннан килеп, актив халык Әтәс авыл җирлегендә кибетләр санын арттыруны сорады. Бу мәсьәлә дә уңай хәл ителер дигән ышанычта калабыз.

Хисап җыелышы кысаларында  Әтәс авыл җирлегенең ветераннар советына яңа җитәкче дә сайлап куйдылар – җирлек башлыгы “ике куян койрыгын” бергә тотты, кыскасы.

Халыкның җирлек тормышына битараф булмавы да ачык чагылды 21 гыйнвар көнне. Башлыклары Эльвира Насыйровага да халык бердәм төстә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Инде җирлек советының еллык эше уңай бәя алыр дип өметләнеп утырганда, узган елгы җыелышта күтәрелгән алма бакчасы проблемасы бөтен эшне “харап” итте.

Бүген Әтәстә элеккеге мәктәпнең алма бакчасы бар. Халыкның яратып ял итү урынына әверелгән инде ул. Бәйрәмнәрне дә шунда үткәрү гадәтен алган авылдашлар. Җирлектә яшәүче мөхтәрәм затларныңберсе шушы алма бакчасын койма белән әйләндереп алырга, яки, һич булмаса,аның тирә-ягын машиналар белән кереп йөрмәслек итеп чокып куярга тәкъдим итә. 

Булганны саклап калырга өнди ул – аны да аңларга була. Тик җирлек бюджетында бу максатка акчалар каралмаган. Бәлки, икенче елга, планлаштырган бик күп эшләрне башкарып чыккач, моңа да җай чыгар, әмма бүген түгел. Әле суга интеккән халыкны суга тиендерәсе, зират җирләрен рәсмиләштерәсе, тагын әллә күпме эшләрне җиңеп чыгасы бар. Җирлек башлыгы да “юк, булмаячак”, дип кистереп әйтмәде бит. Һәр нәрсәнең җае бар – алма бакчасына да чират җитми калмас. 

Сүз уңаеннан, күпчелек тавыш белән, җирлек советының эше “канәгатьләнерлек” дип бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International