АКТАНЫШЫМ – АК ИЛЕМ: Август аенда Актаныш Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференцияне кабул итәчәк

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Актаныш зур юбилейлар алдында тора: быел без  район оешуга 90 ел һәм Актанышка нигез салынуга 310 ел тулуны зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Әлге тарихи даталарга багышланган чаралар Актаныш районында ел әйләнәсе дәвам итәчәк.

Юбилей кысаларында иң масштаблы чараларның берсе булып “Татар халкының тарихи һәм мәдәни үзәге буларак Көнчыгыш Кама аръягы” дигән Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе тора. Тарихи әһәмияткә ия чара Актаныш районында август аерында планлаштырыла.

Оештыручылар конференциясене гаять киңкырлы булыр дип күзаллый. Биредә Актаныш районы оешу һәм үсеш сәхифәләре генә түгел, татар тарихында һәм мәдәниятендә булган проблемалар да күтәрелер дип көтелә. Чара Актаныш үзәген генә түгел,  милләткә шактый танылган шәхесләрне биргән Такталачык, Иске Кормаш кебек зоналарны да колачлаячак.

Бүген, 23 гыйнвар көнне, бу уңайдан Актаныш районына Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, Г.Ибраһимов исемендәге институтның фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Хисамов, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Радик Салихов, тарих фәннәре докторы Радик Исхаковлар  килде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы белән очрашуда галимнәр конференция хакында фикер алышып, әзерлек эшләрен бүгеннән үк башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International