2005 елның декабрь аенда Актаныш районында, республикадада беренчеләрдән булып, “Лачын” боз сарае ачылган иде. Әлеге бинаның ачылуы Актаныш районында хоккей спортын үстерүгә ныклы этәргеч булды.
15 ел эчендә Актаныш балалары “Лачын” бозында тәүге чыныгуларын алды, шул рәвешле хоккей спортында “актанышлылар” дигән яңа исем барлыкка килде. Бүген инде районыбыз хоккейчылары данлыклы Актанышны республика, Россия күләм дәрәҗәләргә чыгара – әлеге күрсәткечләр исә “Лачын” боз сараеның районыбыз өчен гаять мөһим объект булуын раслый.
Балаларның яраткан спорт объектына әверелгән боз сараенда, ни кызганыч, ачылганнан бирле капиталь ремонт башкарылмады, юкса ул аңа соңгы елларда аеруча мохтаҗ иде.
Һәм менә “Лачын” боз сарае 15 еллык юбилеен каршылау елына аяк баскач, спонсорлар ярдәме белән, бинага икенче – өр-яңа сулыш өрелде. Наил Маганов җитәкчелегендәге “Татнефть” акционерлык җәмгыяте бинаны төзекләндерү өчен 20 миллион сум күләмендә иганә ярдәме күрсәтте. Алмаз Мортазинның оешмасы кыска вакыт аралыгында ремонт эшләрен башкарып чыгуга иреште. “Доктор дизель” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Сәгыйрьян Шәйхразиев бишенче төркемдә шөгыльләнгән балаларга спорт киемнәре бүләк итте.
Бүген, 23 гыйнвар көнне, “Лачын”, капиталь төзекләндерелгәннән соң, үз ишекләрен янәдән ачты. Тантаналы чарага әлеге игелекле эштә катнашкан дәрәҗәле кунаклар да чакырулы иде. Аларга район башылыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Яңартылган бинаның бозында Әлмәт шәһәренең фигуралы шуу мәктәбе укучылары шоу-программа тәкъдим итте. Бозның ныклыгын исә беренчеләрдән булып Актаныш һәм Минзәлә хоккейчылары сынап карады: иптәшләрчә очрашу да ачылу тантанасына махсус оештырылган иде.