Бүгенге көндә Актаныш районында өч дистәгә якын үләт базы исәпләнә, аларның дистәгә якынын, тулу сәбәпле, алга таба куллану мөмкин түгел. Мондыйларны киләчәктә консервацияләү көтә. Ә яңа үләт базларын төзү, булганнарын санитар таләпләргә туры китереп эшләтү зур суммадагы чыгымнар таләп итә.
Әмма үләт базы тулу гына маллар үлемен туктатмый: район хуҗалыкларында да, шәхси секторлар да терлек үлеме даими теркәлеп тора. Мисал өчен, бер ел эчендә генә дә хуҗалыкларда 946 мал үлеменә юл куелган. Бу – Актаныш районында гына, Татарстан буенча күпме икәнен санарга да куркыныч. Бу кадәр малны ел саен үләт базларына тутырып бару мөмкин түгел – заман да бу проблеманы башкача хәл итүне таләп итә.
Бу нисбәттән Татарстан республикасы өр-яңа проектны гамәлгә куя. Үләт базларына эләккән терлектән тыш, Татарстанда сугым цехлары, ит комбинатлары, тавык, дуңгыз фабрикалары бар әлеге оешмалардан көн саен калдыклар чыга. Аларны да каядыр урнаштырырга кирәк. Менә шуларны анализлаганнан соң, районнарда биологик калдыкларны утильләштерү буенча махсус машиналар хезмәте кирәклеге ачыкланган да инде – проект шуны тормышка ашырачак.
Районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов аңлатканча, авылда шәхси яки фермер хуҗалыгында терлек үлеп киткән очракта, хуҗа кеше райондагы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә тиеш була. Аның телефон номеры һәр авыл җирлеге советында бар. Шунысына игътибар итәргә кирәк: бу хезмәт авыл халкы өчен бушлай булачак.
.jpg)
Шуннан соң махсус машина, әлеге хуҗалыкка барып, терлекне алып кайтып, суыткычлы контейнерга урнаштыра. Аннан терлек калдыкларын билгеле бер вакытта Алабуга районының “Сария” заводыннан килеп алачаклар. Биредә мал калдыклары эшкәртелеп, терлек азыгы (ит-сөяк оны) әзерләнә. Моннан тыш, калдыклардан биоягулык та җитештерелә.
Алабуга заводы мондый төр эшчәнлек белән берничә ел шөгыльләнә инде. Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән, Мәскәү өлкәсеннән дә җыеп, көнгә 600 тонна биологик калдык эшкәртелә биредә.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру максатыннан, узган ел Татарстанның 19 районына, хезмәт күрсәтү өчен, контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алуга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Ике-өч ел эчендә республиканың калган районнары да әлеге машиналар белән тәэмин ителәчәк.
.jpg)
Бу техникалар, беренче чиратта, мал саны ишле булган районнарга кайтарылган. Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Саба, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары шулар сафында.
Әлеге яңалык эт һәм песи хуҗаларына да кагыла. Дөрес, җан биргән бер эт яки песи аркасында тулы бер машинаны куып йөртмәс өчен, районда киләчәктә алар өчен суыткычлар булдырылачак.
Актаныш районына әлеге техника бер ай элек кайтты. Район буенча җыелган үле маллар өчен контейнер кышкы чорда каты көнкүреш калдыклары полигоннарына урнаштырган, аның ян-яклары койма белән әйләндереп алынган.
.jpg)