Бүгенге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә көньяк җимеш сатучылары һәм авыл фермерлары халык ихтыяҗын канәгатьләндерде.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/lgFyqfxlDqM сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Ярминкә элек-электән сатып алганда сайлау мөмкинлеге булганы өчен халык тарафыннан яхшы кабул ителеп килде. Бүгенге сату мәйданында да көндезге сәгатьләрдә халык хәрәкәте арта төште: кемнәрдер бәя чагыштырды, кемдер сатты, кемдер алды, кемдер алдады, кемдер алданды.
.jpg)
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин белән очрашты. Риназ Энгель Нәвап улына сувенир-истәлек бүләк итте.

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган мәктәп директорлары киңәшмәсендә актуаль проблемалар: мәктәп-бакчаларда туклану һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мәсьәләләре күтәрелде.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/-2BD3H84yyo сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия утырышы узды.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/KQmra8YaXr4 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Тиз шахмат буенча Хөрмәтуллин Таһир, Закирҗанов Мансур, Латыйпов Данияр, Рахманова Зәйнәп 3 нче урынны яулады. Остазлары Илдар Имамов. Икенче көнне әлеге шахматчылар команда ярышларында катнашып, блиц-шахмат бәйгесендә 2 урынга иреште. Закирҗанов Мансур турнирның абсолют җиңүчесе булды.
.jpg)
2019 елда районга 19 миллионнан артык дәүләт ярдәме кайткан. Тана алучылар республика бюджетыннан 1 980 000 сумга ия булса, җирле бюджет аларга 1 305 000 сум белән ярдәм иткән. Дәүләт субсидияләренең 9 800 000 сумы мини-ферма торгызучылар өчен билгеләнсә, “Агростартап” һәм башлангыч фермерлар өчен районга өчәр миллион сум акча кайткан.
.jpg)
Бүген, 24 гыйнвар көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.
.jpg)
Районның 14 җирлегендә сөт бәясе югарыракка өмет иттерә. Биредәге халык бер литр сөтен 21 сумга да тапшырырга риза – риза булмый чарасы юк чөнки. Ул бит көн саен сөтен чиләккә салып Иске Байсарга бара алмый...
Сөткә бәя билгеләгәндә, райондагы сөт җыючыларның уртак фикергә килә алмаулары гына аңлашылмый. Куегыз инде шуңа кешечә бертөрле бәя – халык үзенең кадерен аңларлык булсын ул. Сыер тоткач, аның файдасын күрәсе килү табигый хәл, шулай булгач, хезмәт белән көн күргән халыкта ризасызлык тудырмагыз – авыл кешесе моңа лаек түгел!
.jpg)
Авылны халык үзе яшәтергә омтылганда, сез - җирлек башлыклары, аларга терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә булырга бурычлы. Ни генә дисәгез дә, нәкъ менә җирлек халкы тырышлыгы нәтиҗәсендә макталасыз бит сез 24 форма-киңәшмәдә. Айлык нәтиҗәләр буенча яуланган ат сыны да сезгә түгел, ә иртәннән кичкә кадәр тырышкан авыл кешесенең нәтиҗәле хезмәтенә бәя буларак бирелә. Җирекләрдә дәвам иткән халык җыеннарында бу хакта әйтеп китсәгез дә урынлы булыр иде, халык күңеле өчен диюем. Вакыт үтсенгә сөйләнгән сүзләргә карый, лаеклы макталу күпкә отышлырактыр дигән фикердә мин.
.jpg)