ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татар Ямалы авыл җирлегендә бүген халык җыены узды

Республика күләмендә үткән татар теле олимпиадасы бүген үз җиңүчеләрен атады. Шунысы куанычлы,олимпиадада актанышлылар югары нәтиҗә күрсәтеп,  лаеклы төстә җиңүче һәм призер булуга ирештеләр.

Иртәгә районыбызның иң абруйлы бәйрәме – алдынгылар җыенында 400дән артык райондашыбыз хөрмәтләнә. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә күтәреләчәк хезмәтсөярләрнең 200дән артыгы – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар.

 

Шакирҗановлар хәзерге тормышта терлекчелек, сөтчелек юнәлешендә куелган хезмәтнең табышлылылыган ишетеп кенә белми үзләре дә сөт тапшыру, ит сату бәрабәренә көн күрә алар.

- Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 17-18 литр чамасы. Зарланмыйм, бер ныклап тотынгач, авылда тир түгеп эшләүгә дә ияләнәсең. Алсыз-ялсыз хезмәт икәненә дә әкренләп күнегәсең: безнең курорт, санаторийлар да шушы мал арасында үтә инде, - ди ул.

Энергетика утилизациясе төшенчәсе астында бары тик эшкәртү объектларында файдалы компонентлар тартып алынганнан соң, яңартыла торган энергия чыганагы (икенчел энергетика ресурслары) күзаллана. Утильләштерүнең әлеге төре каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салына торган төренә кертелгән. Электр энергиясен утильләштерү буенча тариф җайга салынырга тиеш.


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

-Бүген тыңладык та, иртәгә бу проблемалар чишеләчәк, дип вәгъдә биреп булмый. Әмма әкренләп эшләнер,ел саен бер генә мәсьәләне уңай якка хәл итсәк тә, бу яшәешне көйләүгә бер адым булачак. Аскы Актанышта үзебезнең кул көче белән чишеп булырдай проблемалар да җитәрлек – беренче чиратта шуларга тотынырбыз, - дигән сүзен җиткерде Илһам Шәмсунов, очрашуны төгәлләп.  

 


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Күчмә кубоклар быел  Әтәс һәм Актанышның икенче мәктәбенә тапшырылды.

Чаңгы ярышын ачу тантанасында остаз Галимҗан Мансуров Фәрит Әхмәдишин  хакындагы истәлекләрен укучылар белән дә уртаклашты. Тик Актанышның спорт дөньясында тирән эз калдырган мөгаллим истәлегенә оештырылган районкүләм ярышта   мәгариф идарәсе вәкилләренең катнашмавы спорт бәйрәменең ямен җибәрде.  Алай булырга тиеш түгел иде!

Бүген “Бүләк” чаңгы трассасында атаклы физкультура укытучысы Фәрит Әхмәдишин истәлегенә чаңгы ярышы узды. Буран уйнап торса да, иң ерак авыл мәктәпләреннән дә чаңгычы укучыларын Актанышка алып төшкән иде спортчы-укытучылар. Остаз Галимҗан Мансуров Фәрит Әхмәдишинны якты хатирәләр белән искә алды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/FDQxrzvNo14  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International