2019 елда нәтиҗәле эш күрсәткән алдынгыларны зурлау, хөрмәтләү тантанасы 28 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда үтәчәк. Хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндергән чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның катнашуы көтелә.
Бу көнне үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре сәхнә түренә күтәрелеп, аларга тырыш хезмәтләре белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтеләчәк, уңганнарга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Иртәгә районыбызның иң абруйлы бәйрәме – алдынгылар җыенында 400дән артык райондашыбыз хөрмәтләнә. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә күтәреләчәк хезмәтсөярләрнең 200дән артыгы – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар.