Бүген, 25 гыйнвар көнне, Бүләк трассасында мәктәп укучылары арасында Фәрит Әхмәдишин истәлегенә чаңгы ярышлары старт алды. Традицион төс алган бу ярыш районда 13нче ел рәттән үткәреләүе белән игътибарга лаек. Быел да 25тән артык команда, 110лап укучы Фәрит абый эзеннән чаңгы юлына басты.
Фәрит Әхмәдишин исеме районыбыздагы спорт сөючеләргә яхшы таныш. Башта Минзәлә педагогия училищесын, аннан Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын, соңыннан, аспирантура тәмамлаган мөгаллим Актаныш урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый һәм физкультура дәресләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә ирешә. Гимнастика, чаңгы, җиңел атлетика дәресләрен программага туры китереп үткәрә. Дәрестән тыш, тренировкаларда да балаларны теләп шөгыльләндерә. Аның тырышлыгы белән укучылар район, төбәк, республика ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар. Шәкертләре күңелендә ул бүген дә иң көчле укытучы, иң көчле остаз буларак саклана.
Чаңгы ярышын ачу тантанасында остаз Галимҗан Мансуров Фәрит Әхмәдишин хакындагы истәлекләрен укучылар белән дә уртаклашты. Тик Актанышның спорт дөньясында тирән эз калдырган мөгаллим истәлегенә оештырылган районкүләм ярышта мәгариф идарәсе вәкилләренең катнашмавы спорт бәйрәменең ямен җибәрде. Алай булырга тиеш түгел иде!