НИ ХӘЛЕҢ БАР, КЕШЕ ТУГАНЫМ?: Аскы Актанышта яшәүчеләр җитәкчелеккә моң-зарларын ирештерде – алар чишелеш табармы?

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Актаныш районында башланып киткән хисап җыелышлары кысаларында Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов Аскы Актанышта яшәүче өлкәннәр белән очрашты. 


- Актанышта яшәүче өлкәннәребезне нәрсәләр борчый? Аларның нинди проблемалары бар? – очрашуны шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан оештырдым. Халык битараф түгел – бу ачык чагыла. Өлкәннәребез инде алар төрле чордарны күргән буын, аларның әйтер сүзләре дә, бирер киңәшләре дә шактый. Борчыган проблемаларын якыннанрак өйрәнәсе килә, - диде бу уңайдан Илһам Сәлимҗан улы. 



Бу көнне ветераннар йортына яшәешкә битараф булмаган актив җыйналган иде. Залда утырган һәркем үзен борчыган сорауны җитәкчелеккә ирештерде. Карт кешенең хәтере кесәсендә аның дия-дия, сорау бирүләр бер генә минутка да тынып тормады. Кече җыелыш эшендә Аскы Актанышның проблемаларын хәл итүгә җаваплы оешмалардан вәкилләр дә катнашты. 


Сөйләшүгә чыгарылган сорау-тәкъдимнәр арасында Актанышның аскы өлешендә яшәүчеләрнең барысын бергә берләштергәннәре дә берничә иде. Иң мөһиме, биредә яшәүче өлкән буын мәчетле булу хакында хыяллана. Хәтта аңа күңелләреннән урын да билгеләп куйган алар. “Кечкенә генә булса да, үзебезнең мәчет кирәк. Актанышта соңгы елларда гына да берничә иман йорты сафка басты – нишләп безне дә мәчетле итү ягын кайгыртмыйлар?” – ди алар. 


Халык иманга омтылганда, аларның хыялын чынга ашырып булса, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Әмма бу изге эш шактый матди чыгымнар таләп итә. Бу башлангычка, һичшиксез, иганә ярдәме кирәк. Халык үзе дә иман йорты өчен мадди ярдәм күрсәтүгә каршы түгел. Мәчетле булу теләге Актаныш җитәкчелегенә дә ирештерелгәч, бәлки, бу юнәлештә хәрәкәт башланып та китәр. 


Аскы Актанышка төшүче  җәяүлеләр басмасы да күптән инде өлкәннәрнең авырткан урынына әверелгән. 

- Ни өчен һаман Актанышны өске һәм аскыга аералар? XXI гасырда яшибез – шушы баскыч Актанышка төсме? Өлкәннәр йөри дә алмый бит аннан, - дип, үпкә сүзләрен дә ирештерде алар.

Бу сорауга ачыклыкны Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов урында ук кертте:

- 2020 елда баскычны капиталь төзекләндерү планга кертелде, сездән җыелган үзара салымның бер өлеше дә шушы максатка юнәлдереләчәк. Баскыч янын да тулысынча төзекләндерәчәкбез – ут баганалары кую, чүп савытлары урнаштыру да каралган, - диде ул. Өлкәннәр  баскыч тирәли агач утырту идеясен дә тәкъдим иттеләр.

Шулай ук җитәкче Актаныштагы яктыртылмаган урамнар проблемасы да якын арада уңай якка хәл ителәчәк дип ышандырды. Бу нисбәттән  лампаларга заказ бирелгән.  

Аскы Актаныш халкын борчыган тагын бер проблема – дистә еллар дәвамында үсеп, газ торбаларына, электр линияләренә, һәм, ниһаять, йортларга ук янаган тупыл агачлары.

- Көчле җил вакытында, агач кай якка авып, кайсыбызны харап итәр икән, дип борчылып чыгабыз, - диләр Үзәк урамда яшәүчеләр. Махсус техника чакырырга уйлап та караган кайберәүләр, әмма аларның хезмәтләренә түләүне пенсионер кесәсе күтәрә ала торган түгел. Шуңа күрә дә агачлар белән проблема туган урамнар, йорт хуҗалары аерым язып алынды. Бу агачларның куркынычлык дәрәҗәсен махсус комиссия билгеләячәк, чыннан да алар яшәеш өчен куркыныч тудыра икән – тупылларны кисү оештырылачак.

Ветеринар урамында яшәүче актанышлы исә сусызлык проблемасын күтәреп чыкты. 2017 елда ук урам аша торба да салып калдырган булганнар юкса, әмма су үзе һаман юк.

- Миңа берәр кайчан су керер микән? Кеше ышанмаслык хәл бит, мин кар суы эретеп кер юам шушы заманда, - дигән өзгәләнде өлкән яшьтәге апа.

Үзәк урамда яшәүче Рәйхан апа Вәлиева әллә ничә ел буе Идел белән “көрәшә”. Инде су хуҗабикәнең бер метр бакча өлешен дә басып алган. Ярдәм итүне сорап, ул берничә тапкыр югарыга хатлар да язып караган. Инде быел Рәйхан апаның проблемасы хәл ителер кебек – җаваплы оешма махсус программа ярдәмендә бу “көрәш”не туктатачак.

Гомумән, Аскы Актанышта яшәүчеләр бер нәрсәгә дә бармак аша карарга өйрәнмәгәннәр. Аларны буш торган ихаталарда иртә яздан кара көзгә кадәр орлык коеп утырган агач-куаклар да, янгын чыга калса, гөлт итеп кабынып китәчәк коры-сары да борчуга сала. Өлкәннәр килгән җитәкчелектән бу проблеманы да хәл итәргә үтенделәр. Буш ихаталарның хуҗаларын табып, аларны яки саттырып, яки тәртипкә китерми торып, проблема чишелеш тапмаячак – яздан бу юнәлештә хәрәкәт, һичшиксез,башланачак.

Аскы Актаныш халкы зират өмәләренең тиешенчә оештырылмавыннан да зарланды:

- Һәркем үзенең туганының каберлеген чистарта да, тизрәк кайтып китү ягын карый. Гомуми урыннар шул килеш кала, чөни эшне контрольдә тотучы юк.  Зиратка агач утыртуны да тыярга кирәк – үзебез үк интегәбез бит, - диеште алар.

Чишмә буйларын кыш көне кардан арындыру, җәй көне тәртипләп тоту, аларның территорияләрен яктырту, урам арасындагы юлларга вак таш җәйдерү, балаларның  уен мәйданчыгы  яныннан үткән юлга тизлекне чикләүче өстәмә юл билгеләре куйдыру, балалар бакчасы янына машина туктау урыны ясау  – бер генә проблема да читтә калмады бу көнне.

Өлкәннәр хәтта Аскы Актанышның үзәк урамына светофор кирәклеген дә исәпләп чыгарганнар, чөнки паромнан чыккан машиналар ташкыны үткәндә, урам аркылы чыгып булмый, ди алар. Өстәвенә, ул урамда кеше бәрдерү очрагы да теркәлгән иде – проблема хәл итүне көтә. Әмма, хөрмәтле актанышлылар, светофор артык кыйммәт тора, аның бәясе 2 миллионнан да артып китә, шуңа күрә бу акыллы җайланманы һәр урам чатына утыртып чыгу мөмкин түгел. Үзәк урам проблемасы өйрәнеләчәк, каралачак, бәлки, берничә урында ясалма тигезсезлек урнаштырылыр, бәлки җәяүлеләр өчен “зебра” ясалыр – һәр хәлдә, сезнең бу мөрәҗәгатегезгә битараф калмаслар.

Тик менә Иске Иделдә балалар өчен су керү урынын гына вәгъдә итеп булмый сезгә, чөнки аның суы санитар таләпләргә туры килми.

Бер сәгать дәвам иткән җыелыш, нигездә, үз эченә шушы сорауларны туплаган иде. Билгеле, бөтенесе дә бер көндә, бер айда, бер елда хәл ителә торган түгел аларның. Кайсыларындыр чишү өчен дәүләт программаларына таянасы булачак, кайбер урында үзара саым акчасы ярдәмгә киләчәк.

- Бүген тыңладык та, иртәгә бу проблемалар чишеләчәк, дип вәгъдә биреп булмый. Әмма әкренләп эшләнер,ел саен бер генә мәсьәләне уңай якка хәл итсәк тә, бу яшәешне көйләүгә бер адым булачак. Аскы Актанышта үзебезнең кул белән чишеп булырдай проблемалар да җитәрлек – беренче чиратта шуларга тотынырбыз, - дигән сүзен җиткерде Илһам Шәмсунов, очрашуны төгәлләп.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International