АВЫЛ СУЛЫШЫ: Чөгәнәдән Рәмис Шакирҗанов: “Безнең курорт, санаторийлар да шушы мал арасында инде”

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Актанышбаш авыл җирлегендә үткән хисап җыелышы да дәүләт ярдәме белән терлек мал-баш санын арттырган шәхси секторлар белән танышудан башланып китте.

Актаныш районы башкарма комитеты җытәксес Илшат Гәбделхәев, җирлек башлыгы Рәмис Минһаҗев белән берлектә, дүрт хуҗалыкта булып, аларның яшәү-көнкүреше белән танышты. Рәмис Ленар улы район җитәкчелегенә нәкъ менә авылда бәхетен тапкан    яшьләрне күрсәтүне максат итеп куйган иде.

 

Чөгәнә авылында гомер кичерүче Шакирҗановлар гаиләсе күпләп мөгезле эре терлек асраучылар сафында. Бүген аларның абзарында 6 савым сыеры, 15 баш үгез малы асрала. 43 яшьлек Рәмис әфәнде мал тоткан шәхси хуҗалыкларга тәкъдим ителгән субсидияләрдән 2018 елда отышлы файдаланган, тана алу программасында да катнашкан ул.

Шакирҗановлар хәзерге тормышта терлекчелек, сөтчелек юнәлешендә куелган хезмәтнең табышлылылыган ишетеп кенә белми үзләре дә сөт тапшыру, ит сату бәрабәренә көн күрә алар.

- Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 17-18 литр чамасы. Зарланмыйм, бер ныклап тотынгач, авылда тир түгеп эшләүгә дә ияләнәсең. Алсыз-ялсыз хезмәт икәненә дә әкренләп күнегәсең: безнең курорт, санаторийлар да шушы мал арасында үтә инде, - ди ул.

33 яшьлек чөгәнәлеле Илнур Галимов та авыл тормышын терлексез күз алдына китерми. Икмәк кабул предприятиесендә хезмәт куйган райондашыбыз киләчәктә дә матди ягын мал асрау бәрабәренә ныгытырга исәпли.  

Дәүләттән 200 000 сум күләмендә алган ярдәмгә ул савым сыерларының баш санын арттырган. Бүген хуҗалыгында 2 сыер, 3 танасы бар аның.

- Бер малны асрагач, аның янына бишесе дә, унысы да сыя инде. Эшләргә иренмәскә генә кирәк. Терлек асрауга аппетит ачылып кына килә әле, - дип елмая  Илнур.

Радик Зарипов исә Актаныш районына Кайбыч якларыннан килеп төпләнгән. Терлекне яратып, үзе теләп асраса да, моңа кадәр дәүләт ярдәменә таянмаган ул. Шулай да хуҗаның ихатасында 15 МЭТ бар, шуларның өчесе – савым сыеры.

Киләчәктә сыер малын арттырга теләге юк түгел аның. Әлегә Зариповлар гаиләсе сыерларын кул көче белән сава, мал-баш санын арткан очракта, савым аппараты кирәк булачагына да ишарә ясады хезмәтсөяр.

Актанышбаш авыл җирлегендә яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә мал асрап, үз көннәрен үзе күрү яклы. Ирмәш авылында яшәүче Римма һәм Айрат Закировлар  чирек гасыр дәвамында сыерлы-сыйлы тормыш көткән. Бүгенге көндә дә 12 МЭТ тота алар, 5 савым сыерлары бар. 2014 елда 200 000 сум күләмендә дәүләт ярдәмен дә алган Зариповлар.

- Кызганчка каршы, яшь барган саен сәламәтлек артмый. Малларны да әкренләп киметергә туры килә, - ди алар.

Бу көнне район җитәкчелеге Әҗәкүл авылында шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән Ләйсән һәм Радик Хөснетдиновлар белән дә очрашты. Үз йортларында мебель ясау цехы булдырган алар.

Шәхси эшмәкәкр булып теркәлгән гаиләне бүген әлеге һөнәрләре эшле дә, ашлы да итеп тора. Алар ясаган йорт җиһазларын Башкортстан республикасында яшәүчеләр дә, Яр Чаллы шәһәрендәгеләр дә бик теләп сатып ала. Себер кадәр Себергә дә киткән Хөснетдиновларның кул җылысы салынган җиһазлар.

Төп эшләрне хуҗа башкарса, Ләйсән ханым да Радик әфәндегә менә дигән кулдаш булып өлгергән. Станокларда да ирләрдән ким эшләми ул.

Алты урындык һәм өстәлдән торган комплектны ясау өчен элегрәк атна чамасы вакыт үтсә, яңартылган станоклар белән эш күпкә җиңеләйде – заказларны дүрт көндә дә җитештергән чаклар бар, - ди алар.

Киләчәктә алтын куллы Хөснетдиновлар үз производстволарын киңәйтергә тели. Кулы эш белгән берничә кешене эшле дә итә алырлар иде алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International