ЯРМИНКӘ САТУ ИТӘ: Актанышта ай саен үткән ярминкәгә халыкта ихтыяҗ бармы?

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Актаныш үзәгендә чираттагы кышкы ярминкә оештырылды. Халык бераз гаҗәпләнебрәк тә кабул итте аны: Яңа ел ялларыннан соң тулы хезмәт хакы алырлык вакыт үтмәде, декабрь аенда гына оештырганнар иде бит әле, дип аптырашты алар.


Ярминкә “хаталар өстендә эш” тә булды, чөнки 30 гыйнвар көнне кайбер хуҗалыклар районкүләм ярминкәдә халыкка үз продукцияләрен тәкъдим итмәделәр. Шуңа күрә дә 25 гыйнвар көнгә билгеләнгән ярминкәгә “Нигез”, “Саф”, “Башак”, “Эконом”, “Таң”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларга, “Чишмә” агрофирмасына, “Агыйдел” җәмгыятенә сату оештыру мәҗбүри итеп куелды.


Көннең буранлап торуына да карамастан, үзәктәге ярминкә иртәнге сәгатьләрдән үк шактый җанлы башланды. Сатып алучыларга караганда, киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүчеләр күбрәк иде кебек әле.


Бу нисбәттән шәхси хуҗалыклардан бал, кош ите алып төшүчеләр урынлы канәгатьсезлек тә белдерде:

- Ярминкәләр оештырылуга каршы түгел без, продукцияне күпләп реализацияләү өчен иң кулай вариант булып тора мондый сату. Оештыручылар безгә телефоннан хәбәрләр җибәрәләр, катнашырга өндиләр. Без, билгеле, киләбез! Әмма сатып алучылар аз бит. Нигә ярминкә хакында халыкка ныклап хәбәр ителми? Ерак аралардан килгәч, бераз булса да чыгымны капларлык сату итәсе килә бит, - ди алар.


Бүгенге ярминкәне әллә ни машстаблы булды, дип атап булмый. Әмма халыкта ихтыяҗ тудырган бөтен төр продукция дә бар иде.



Халык аеруча ит сатылган нокталарда кайнашты, аның килограммын 280-320 сумга сатып алырга мөмкин иде. Чалманаратлылар үгез итенә бәяне 320 сумнан куйган булса, Такталачык эшсөярләре үзләре үстергән мал итенә бәяне 280 сумнан билгеләгән иде.


Гадәттәгечә, районкүләм ярминкәдә Гәрәйдән Хәбировларның кош ите зур сорау тудырды. Качкыннан шәхси эшмәкәрләр дә каз ите белән сату итте.


Бүләк авылыннан Эльвира һәм Рузил Әхмәтовларның сөт сату ноктасы да буш тормады. Халыкка юнь бәядән мал ите, 60 сумнан 1,5 литр сөт тәкъдим итте алар.


Яшь кенә булуга карамастан, Әхмәтовлар авыл тормышын ныклы аякларында басып көтә. 70 баш эре мал асрый алар, шуларның 50 се – савым сыеры. Сөтләрен исә, атна буе Яр Чаллы шәһәре базарына алып барып саталар. Сөткә каймагы, катыгы, куертылган сөте дә “иярә”.

- Авыл җирендә яшим дисәң, тырышып эшләргә кирәк, - ди яшь эшмәкәр Рузил Феликс улы.


Ярминкә элек-электән сатып алганда сайлау мөмкинлеге булганы өчен халык тарафыннан яхшы кабул ителеп килде. Бүгенге сату мәйданында да көндезге сәгатьләрдә халык хәрәкәте арта төште: кемнәрдер бәя чагыштырды, кемдер сатты, кемдер алды, кемдер алдады, кемдер алданды.



Әмма ярминкәдә Нур Баян хуҗалыгы белән “Чишмә” агрофирмалары уңганнары гына күренмәде. Акчага ихтыяҗлары юктыр, мөгаен, гаеп итеп булмый...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International