Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия утырышы узды.
Актаныш районында юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау эшен оештыру турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, Актаныш авыл җирлеге территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов, Татар Ямалы авыл җирлегендә юл иминлеге кагыйдәләрен саклау турында җирлек башлыгы Дамир Вәлиев, мәгариф идарәсе юл иминлеге куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр һәм планнар буенча Айнур Гыймадиев, юл иминлеге куркынычсызлыгы профилактикасы буенча Мари Суыксуы төп мәктәбе директоры Эдуард Галиев чыгышлары тыңланды.
Район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе карары белән таныштырды. .png)
Бу хакта тулырак https://youtu.be/KQmra8YaXr4 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.