ЕЛГА НӘТИҖӘ ЯСАП: Актанышта 2019 елда дәүләт ярдәменнән иң уңышлы файдаланган җирлекләр аталды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Актаныш районында 57 крестьян-фермер хуҗалык исәпләнә. Аларның 22се сөтчелек белән шөгыльләнсә, 16сы игенчелек тармагын үз иткән. Итчелек юнәлеше буенча теркәлүче КФХлар җидәү булса, 6 райондашыбыз кошчылык юнәлешендә нәтиҗәле хезмәт башлаган. Актаныш районында 3 хуҗалык атлар үрчетү белән шөгыльләнә, 2 КФХха сарык мал-баш санын арттыру бәрабәренә уңышлы эшчәнлек алып бара. Бер крестьян-фермер хуҗалык умартачылыкка йөз тота.

Шунысы игътибарга лаек, алты дистәгә якын КФХ хуҗаларының барысы да үз эшчәнлекләрен дәүләт тәкъдим иткән саллы ярдәмгә таянып башлаган.  Мини-ферма булдыру, тана алу программалары да Актанышта уңышлы тормышка ашырылып килә.  2019 елда бу юнәлештәге хәрәкәт тагын да активлашкан. Бу нисбәттән районга 19 миллионнан артык дәүләт ярдәме кайткан. Тана алучылар республика бюджетыннан 1 980 000 сумга ия булса, җирле  бюджет аларга 1 305 000 сум белән ярдәм иткән.Дәүләт субсидияләренең 9 800 000 сумы мини-ферма торгызучылар өчен билгеләнсә, “Агростартап”  һәм башлангыч фермерлар өчен районга өчәр миллион сум акча кайткан.

Актаныш районы буенча узган ел дәүләт ярдәменнән иң уңышлы файдаланган җирлекләр исемлеге дә булдырылган. Иң алдынгы позицияне Уразай авыл җирлеге били, чөнки ул өч республика һәм бер район программасына катнашкан. (Тана алу, мини-ферма һәм гаилә фермасы). Югары Яхшый, Әтәс, Такталачык, Күҗәкә, Иске Сәфәр, Аеш, Аккүз, Кәзкәй, Түке, Татар Суыксуы җирлекләре дә алдынгылар сафында. Нигездә, бу җирлекләр тана алу һәм мини-ферма программаларына катнашулары белән откан.

Иске Богады, Актанышбаш, Усы, Иске Кормаш, Татар Ямалы, Актаныш, Иске Байсар җирлекләре дә мактауга лаек. Алар теге яисә бу программада катнашып, субсидияләргә ия булуга ирешкән.

Ә менә Чалманарат, Яңа Әлем, Пучы, Теләкәй, Иске Айман, Киров, Мәсәде, Чуракай җирлекләре ел дәвамында бер генә дәүләт программасына да катнашмаган. Аңлашылганча, бу җирлекләр авылда терлекчелек үстерү юнәлешендә бер генә тиен дә субсидия алмаган. Бу җирлек башлыклары инде 2020 елда дәүләт программаларына катнашабыз дип ышандырдылар. Ел әле башланды гына, ышаныч акланырмы? Монысын инде еллык нәтиҗәләр күрсәтер...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International