ХАЛЫКТАН КӨЛҮ БИЛГЕСЕ: Сөте шул ук - бәясе төрле!

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген авыл җирендә яшәүчеләр  үзләренең матди якларын сөт сату бәрабәренә ярыйсы ук яхшырта башлады. Монда, билгеле, район күләмендә тотырырклы торган сөт бәясе дә мөһим роль уйный.

Декабрь аенда район буенча сөткә куелган уртача бәя 21 сум 65 тиенне тәшкил иткән. Юньле хуҗаның сыеры тәүлегенә 18-20 литр сөт бирүеннән чыгып исәпләгәндә дә, тапшырылган сөт өчен түләү шактый җыела. Хисап җыелышлары барышында шәхси секторда яшәүчеләр дә сөт бәясеннән зарланмый: болай түләп торсалар, яшәргә була, ди алар.

Шулай да узган елның соңгы аенда район буенча сөт өчен иң югары түләү Иске Байсар авыл җирлегендә теркәлгән – 23 сум 83 тиен. Такталачык, Теләкәй халкы да сөт җыючыга үпкәле түгелдер, әлеге җирлекләрдә бер литр сөткә 23 сум белән исәп ясаган “Таң” хуҗалыгы. Чуракай, Чалманарат, Татар Суыксуы, Пучы, Яхшый, Аккүз җирлекләрендә дә хәл тотырыклы –  авыл кешесенең хезмәтен түбән бәяләмәгән сөт җыючылар, сөткә бәяне 22 сум итеп куйганнар. Киров, Әтәс җирлекләрендә билгеләнгән сөткә түләү дә районның уртача  күрсәткеченнән ике тиенгә артык. Бу җирлекләр сөт бәясенә ике тиен өстәү бәрабәренә булса да, кызыл зонага эләкми калганнар.

Ә менә районның 14 җирлегендә сөт бәясе югарыракка өмет иттерә. Биредәге халык бер литр сөтен 21 сумга да тапшырырга риза – риза булмый чарасы юк чөнки. Ул бит көн саен сөтен чиләккә салып Иске Байсарга бара алмый...

Сөткә бәя билгеләгәндә, райондагы сөт  җыючыларның уртак фикергә килә алмаулары гына аңлашылмый. Куегыз инде шуңа кешечә бертөрле бәя – халык үзенең кадерен аңларлык булсын ул. Сыер тоткач, аның файдасын күрәсе килү табигый хәл, шулай булгач, хезмәт белән көн күргән халыкта ризасызлык тудырмагыз – авыл кешесе моңа лаек түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International