Актанышның иң яшь үзмәшгуле Риназ Энгель Фәттаховка сувенир бүләк итте

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин белән очрашты. Риназ Энгель Нәвап улына  сувенир-истәлек бүләк итте. Үзе ясаган станокта шомартылган фанердан тартмачык ясап, компьютер графикасында ясаган бизәкле язуны лазер ярдәмендә тартмага да язып куйган. Бик килешле, чын сәнгать әсәре!

Риназ – Яңа Әлем егете,  Актанышның беренче мәктәбендә укый, укудан соң әтисе Рәзифкә фермерлык эшчәнлегендә ярдәм итә. Аннан ишек алдындагы махсус сарайчык – эш урынында үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә.

Егет эшләгән сувенирларга, беләзекләргә, агач эшләнмәләренә сорау зур. Сувенирлар ясауда һәм районның брендын формалаштырудагы иҗадилыгын да хуплады  Риназның  район башлыгы Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International