Удмуртия Республикасының Дебесы авылында узган Россия беренчелегендә Актаныш шахматчылары җиңү яулады

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Тиз шахмат буенча Хөрмәтуллин Таһир, Закирҗанов Мансур, Латыйпов Данияр, Рахманова Зәйнәп 3 нче урынны яулады. Остазлары Илдар Имамов. Икенче көнне әлеге шахматчылар команда ярышларында катнашып, блиц-шахмат бәйгесендә 2 урынга иреште. Закиров Мансур турнирның абсолют җиңүчесе булды.

Нәбиева Рәзилә 2008-2009 елгы кызлар арасында, Әхмәтҗанова Альбина 2007-2006 елгы кызлар арасында Россия чемпионы булып танылды. Шахматның рапид төре ярышында Нәбиева Рәзилә 2 урын, 2008-2009 нчы елгы кызлар арасында блиц-бәйгедә- чемпион, абсолют турнирда 3 урын яулап, үз яшьтәшләре арасында чемпион булып калды. 2006-2007 елгы кызлар арасында Әхмәтҗанова Альбина шулай ук Россия чемпионы, Айбашева Алияна көмеш медальгә,  Нәбиева Фирүзә 3 урынга лаек булды, дип хәбәр итә шахматчы кызларның остазы Фәһим Галимов. Барлык катнашучы балалар призер исеменә ирештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International