22 гыйнвар көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы узган елның декабрь аена һәм, гомумән, 2019 елга йомгак ясады.
Шәхси сектордагы еллык терлек хәрәкәтен район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова анализлады.

Бүген Актаныш районы халкы мал асрауның керемле тармак икәненә үз тәҗрибәсе аша инанып килә. Хуҗалыкларда, сыер малы белән беррәттән, мөгезле эре терлек саны да үсештә. Авыл җирлекләре вак мал үрчетүгә караганда, эре терлек тотуның уңышлы икәнен аңлап, бу юнәлештә җай гына алга омтыла.
2020 елга Актаныш районының шәхси секторы 11 530 баш мөгезле эре терлек белән аяк баскан. Бу күрсәткеч узган елга карый 362гә артык. Ел эчендә сыер баш саны да 25кә артып, 4 656ны тәшкил иткән.
Әмма районда эре мал үрчетү билгеле бер җирлекләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә уңай динамика күрсәтә – кайберәүләр чын авыл тормышының чагылышы сыерлы-сыйлы ихата икәнен аңлап та, бу юнәлештә торгынлык чоры кичерә. Андый җирлекләрнең башлыклары кешене мал асрарга мәҗбүриләп булмый, дигән сәбәп тә таба әле. Авылларны алга таба тотырыклы яшәтергә теләк булмаганда, билгеле, булмый инде ул, хөрмәтле җитәкчеләр. Сезнең бу алым хәтәр җайлы да – елның 365 көнендә җан-фәрман авыл өчен җан атканчы, елга 12 тапкыр гына 24 форма-киңәшмәдә терлек санын арттырмаучылар буларак телгә алыну күпкә җиңелрәк – сөйлиләр дә, оныталар.
2019 ел буена иң күп терлек арттыруга ирешкән җирлекләрне барлый башласак, аларга ике кулдагы 10 бармак җитеп арта. Ел эчендә Кәзкәй, Такталачык, Иске Сәфәр, Аеш, Түке җирлекләрендә МЭТнең баш саны илледән күбрәккә арткан. Бу күрсәткеч артында халык белән беррәттән җирлек башлыгының да зур хезмәте ята: димәк, ул кешеләрне кызыксындыра алган, мал үрчетүгә стимул булырлык саллы дәлилләр китергән. Актаныш,Киров, Югары Яхшый, Әтәс җирлекләре дә кул кушырып утырмаган – егермедән артык эре терлек арттыруга ирешкән алар.
Шул ук вакытта Күҗәкә җирлеге ел эчендә 60 баш малын киметкән, Яңа Әлем җирлегендә 37 терлек бетерелгән. Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Чуракай җирлекләре исә ел эчендә уннан артык МЭТ кимүгә юл куйган. Аеруча декабрь аенда динамика түбәнәйгән, моны Рәйхан Флүс кызы авыллардагы кышкы сугым чоры һәм ярминкәләр белән аңлатты.
Сыер малына килгәндә, аларны иң күп арттыручылар булып сәфәрлеләр һәм кәзкәйлеләр тора. 12 ай эчендә бу җирлекләрнең шәхси секторлары 30дан артык сыерга баеган. Такталачык, Аеш, Киров, Әтәс җирлекләрендә дә бу юнәлештә уңай динамика күзәтелә.
Әмма шул ук Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Чуракай җирлекләренең сыер малын да кирәксенмәве гаҗәпкә калдыра, юкса аларда терлек асрау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар кебек. Ел эчендә суыксулылар 53 баш сөтбикәне бетергән, ямалылылар һәм чуракайлылар 18 сыерга “минус”та.
Сыер малының кимүе сөт сатуга да тискәре йогынты ясамый калмаган: җирлек халкы сыер бетереп, шактый акчаларыннан да колак каккан. Ел буена шәхси сектордагы маллардан 11 432 тонна сөт савып алынган. Соңгы ике айда гына сөтнең күпләп кимүе күзәтелә, монысы да бозаулыйсы сыерларның ташлануы белән бәйле.
Күҗәкә җирлегендә сатылган сөтнең кимүе аеруча ачык сизелде. Шуңа күрә 24 форма-киңәшмә белән рәислек иткән район башлыгы Энгель Фәттахов моның сәбәпләрен сорамый кала алмады. Мәсьәләгә ачыклыкны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова кертте.

Баксаң, җирлектә күпләп мал асраучы ике туган соңгы арада ит токымлы бозаулар үрчетүгә күчкән икән. Шул сәбәпле, 25 баш сыерның сөте үзләреннән артмый. Җирлек башлыгы Илдар Мусинның гына бу урында бернинди аңлатма бирә алмавы гаҗәпләндерде. Сез, мөхтәрәм Илдар Назыйф улы, алай-болай, Күҗәкәнең гөрләп торган терлекчелеген бетерү яклы түгелсездер бит?
Сөт сатуда шулай ук тискәре динамика биргән Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы да “судан коры гына чыкты” – лейкозлы сыерларны алыштыру нәтиҗәсендә генә шундый вәзгыять килеп туган икән. Димәк, таналар сыерга әверелгәч, Актанышбаштан да сөт елгалары “агачак” әле, насыйп булса.
Яңа Әлем җирлеге исә сөт сатуның кимүен сыер малы кимү белән аңлатты, аннан килеп, соңгы арада хуҗалар үз сөтләрен шәхси кулларга сатуны уңышлырак күрә башлаган.
Аның каравы, Кәзкәй, Аеш, Әтәс, Богады җирлекләре сөт сатуны шактый арттыруга ирешеп, алар яшел зонаны били.
Рәйхан Флүс кызы ел дәвамында иң күп сөт саткан шәхси хуҗалыкларны да атады. Алар: Чалманарат җирлегеннән Нияз Локманов, Такталачыктан Ильяс Шәемов, Иске Байсардан Гөлфия Нәбиева, Әтәстән Зинфир Гәрәев, Иске Богадыдан Дилфас Нурлыев. Мондый уңганнар булганда, авылларда сыерлар саны кимергә тиеш түгел, җәмәгать! Авылны югарыда санап кителгән гаярь затлар кебекләр яшәтергә омтылганда, сез - җирлек башлыклары, аларга терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә булырга бурычлы. Ни генә дисәгез дә, нәкъ менә җирлек халкы тырышлыгы нәтиҗәсендә макталасыз бит сез 24 форма-киңәшмәдә. Айлык нәтиҗәләр буенча яуланган ат сыны да сезгә түгел, ә иртәннән кичкә кадәр тырышкан авыл кешесенең нәтиҗәле хезмәтенә бәя буларак бирелә. Җирекләрдә дәвам иткән халык җыеннарында бу хакта әйтеп китсәгез дә урынлы булыр иде, халык күңеле өчен диюем. Вакыт үтсенгә сөйләнгән сүзләргә карый, лаеклы макталу күпкә отышлырактыр дигән фикердә мин.
Сүз уңаеннан, декабрь ае нәтиҗәләре буенча, җирлекләр арасында барган ярышта беренче урынга Кәзкәй лаек булды. Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев алгарыш символы - ат сынын район башлыгы кулыннан кабул итеп алды. Аеш, Иске Сәфәр, Такталачык, Усы җирлекләре дә алдынгылар исемлегендә. Арттан “сөйрәлүчеләр” исемлеген исә Чуракай авыл җирлеге җитәкли. Аңа Чалманарат, Иске Айман, Татар Суыксуы, Мәсәде җирлекләре “ияргән”.
Еллык нәтиҗәләр буенча исә лидерлык Аеш җирлегендә. Ел дәвамында Иске Сәфәр, Такталачык, Әтәс, Кәзкәй, Киров җирлекләре дә мактауга лаек эшчәнлек күрсәткән. Чуракай, Мәсәде, Иске Айман, Татар Суыксуы җирлекләре монда да таблицаны йомгаклаучылар. Искәртеп үтәм, рейтинг үз эченә МЭТ, сыер, сарык, ат мал-баш санын, сатылган сөт күләмен, кулланылган дәүләт ярдәмнәрен ала.