ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫСАЛАРЫНДА: Актанышның урман хуҗалыгы эшчәнлеген министр Равил Кузюров бәяләде

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Актаныш районына килде.  

Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән эшлекле киңәшмәдә  "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев, "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин, хуҗалыкның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиевлар катнашты.

Урманчылык мәсьәләләрен белешү, аларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу максаты белән оештырылган киңәшмәдә Актаныш районы өчен шактый мөһим мәсьәләләр кузгатылды.  Янгын куркынычсызлыгы чорын хәл итү, янгыннарны кисәтү ягыннан нәтиҗәле эшчәнлек оештыру, юл буйларында үскән урман полосаларын киләчәктә дә карап, тәрбияләп тору буенча фикерләр алышынды.

Сөйләшү барышында  район җитәкчелеге урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан “Бүләк” һәм “Нөркә” чаңгы базаларының территориясен законлы төстә куллану буенча ике як өчен дә уңай нәтиҗәгә килүне үтенде. Бу нисбәттән Равил Кузюров чаңгы базалары урнашкан мәйданнарны урман хуҗалыгы министрыгыннан озак вакытлы арендага алу мөмкинлеге барлыгын белдереп, бү юнәлештә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Шулай ук  очрашуда "Минзәлә урманчылыгы", хуҗалыкның Актаныш районы бүлегендәге административ бинаны 2021 елда төзекләндерү программасына кертү  Югары Богадыда урнашкан яшь куаклар питомнигы өчен техника кайтарту кебек актуаль проблемалар да күтәрелде.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры , Энгель Фәттахов белән берлектә, территориядәге урманчылык белән танышып чыкты. Актаныш районының аерым үзенчәлеге булган ап-ак кәүсәле агач полосаларын министр югары бәяләде.

- Киләчәктә Актаныш районында яшел, матур урманнар үстереп, төрле программаларда катнашып, барлык мөмкинлекләрне дә сынап карарга язсын. Урманнарыбыз гөрләп үссен, чиста, имин һәм бар җирдә тәртип булсын, – дигән теләген белдерде  Равил Кузюров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International