Актаныш районында старт алган хисап җыелышларының чираттагысы бүген Әтәс авыл җирлегендә гамәлләштерелде. Гадәттәгечә, бу көнне район җитәкчелеге җирлектәге шәхси секторның "сулышы" белән якыннан танышты.
.jpg)
Эльвира Флүн кызының җирлек дилбегәсен үз кулына алуына быел биш ел тула. Шушы вакыт эчендә шактый эшләр башкарылган. Иң мөһиме - авыл халкы терлек асраудан ваз кичмәгән. Сүз дә юк, бу җирлеккә дә "шәһәрләшү" дигән төшенчә үтеп кергән, аеруча Әтәс, Апач авылларында сизелә ул. Биредәге халык әкренләп кенә мал-баш санын киметә.
.jpg)
Аның каравы, калган дүрт авылда "маллар революциясе" күзәтелә: авыл кешесе җиң сызганып эре мал асрауга күчә. Дәүләт тәкъдим иткән программаларны да бик тә нәтиҗәле файдалана әтәслеләр.
.jpg)
- Халыкка информацияне вакытында җиткереп барырга, аның уңай якларын ачарга кирәк. Мал асрарга теләге булган кешеләр мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Үзем дә теге яисә бу программага керергә теләк белдерүчеләрне "җитәкләп" йөртәм, аларның документларын тутыруда ярдәм кулы сузам. Кеше кысыксынган икән - аның күзләрендәге очкынны битарафлык белән сүндерергә ярамый, - ди җирлек башлыгы Эльвира Насыйрова.
.jpg)
Кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәт уңай нәтиҗәләрен ел саен биреп бара. Мисал өчен, 2019 елда җирлектә дүрт гаилә мини-ферма программасы буенча дәүләт ярдәме алган булса, 10 хуҗалык 19 баш тана малы кайтарткан. Актаныш районы буенча бу сан - иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Җыелыш алдыннан карап йөргән шәхси секторлар арасында да бар иде андыйлар.
.jpg)
Җирлектә терлек баш саны стабиль төстә арткач, җирлек башлыгының район вәкилләрен кемгә, кайсы хуҗалыкка кертү буенча соравы тумый. Һәр авылында җир җимерттереп яшәгән тырыш гаиләләре бар аның. Чат авылындагы Ильяс Вәлиев- шулар сафында. 2015 елда мини-ферма программасында катнаша ул, биш ел үткән - Ильяс әфәнденең хуҗалыгында мөгезле эре терлекнең баш саны 22гә җиткән, 11 савым сыеры бар.
.jpg)
- Бер тотынгач, эш бара инде ул. Сөт бәясе дә зарланырлык түгел. Икмәкне "Чәчер" хуҗалыгыннан юнәлтәм, пай җирләрем, үз техникам бар, - ди ир уртасы райондашыбыз.
Эльвира Флүн кызының бер гамәлен башка җирлекләргә дә үрнәк итеп куясы килә: узган ел кергән бер генә хуҗалыкка да алып кермәде ул район җитәкчелеген, чөнки бер ел эчендә яңалары үсеп чыккан, аларның көнне төнгә ялгап куйган хезмәтен күсәтүне үзенә максат иткән җирлек башлыгы.
Чат авылы быел федераль программа кысаларында таш өслекле юлга тиенәчәк. Инде авыл халкын чиста сулы да итәргә омтыла тынгы белмәс җитәкче.
- Су проблемасы Чат авылында элек-электән яшәп килә. Халык суга интегә биредә. Якын киләчәктә аларны сулы итәсе бар. Билгеле, бу шактый мәшәкатьле эш, чөнки суны Адай яки Бикчәнтәй авылыннан ук сузасы. Әмма проблеманы хәл итми дә булмый – яшь гаиләләр, терлекчелек белән көн күрүчеләр бар. Алар сулы булырга тиеш,алар моңа лаек, -ди кеше хезмәтен бәяли белгән Эльвира Насыйрова.
Чат авылының башлангыч мәктәбен узган елгы карауларда да күздән кичергән иде район җитәкчелеге.
.jpg)
Ул вакытта 1978 елда сафка баскан белем бирү йорты берничә ел торыр, дигән өмет тә бар иде. Тик, ни кызганыч, бу елның маенда биредә соңгы дәресләр укытылачак, мәктәпне ябарга карар кылынган. Балаларга итле аш ашату мөмкинлеге дә юк биредә – газ кертелмәгән.
.jpg)
Аннан килеп, өч бала да заман таләпләренә туры килгән мәктәптә белем алырга хокуклыдыр. Аларны яңа уку елында Әтәс мәктәбенә автобус йөртәчәк.
.jpg)
Чат авылыннан башланган караулар Бикчәнтәйдә дәвам итте. Менә була бит ул мал җанлы, җиргә ябышып яткан кешеләр. Шундыйларны кечкенә генә Бикчәнтәй авылында да очратырга мөмкин. Сүзем ирле-хатынлы Айгөл Хәкимуллина һәм Зиннур Хисамовлар хакында.
Үзләрен сөтчелек тармагында сынап караган гаилә бүген инде эшмәкәрлекнең эзенә ярыйсы ук төшенеп килә: тана малы да алган алар, сөт сату да сизелерлек табыш китерә. Киләчәктә сыерларын 15 башка җиткерергә исәп тота алар. Нәселле малларга өстенлек бирү яклы хуҗа. Үз техникалары өстенә, үзләренең сенаж базын да булдырган эшсөярләр. Күпбалалы гаилә статусын йөртүче Хисамовларның хуҗалыгында һәркемгә эш җитә.
.jpg)
Алай гына да түгел, кышкы чорда Айгөл ханым сөтне үзе эшкәртеп, реализацияләү юлын да тапкан. Төрле сөт продуктлары әзерләп, гаилә аларны Түбән Кама шәһәренә алып барып сата: сөт, каймак,эремчек, куертылган сөт кебек экологик чиста авыл продукциясенә таш калада сорау зур, үз сатып алучылары да бар. Ютуб каналында да тулы бер эшчәнлек җәелдергән хуҗабикә – төрле масстер-классларны интернет кулланучылар яратып карый икән.
.jpg)
Узган ел тынгы белмәс гаилә кош-корт та асрап караган. Анысыннан да файда тапкан алар, чөнки монда да дәүләт субсидияләрен алуга ирешкәннәр.
.jpg)
Чирү авылында исә район җитәкчелеге Назыйм Салихов белән очрашты. Атлар үрчетү белән дан тоткан гаилә 2019 елда яңа нигездә зур мал торагын сафка бастырган.
.jpg)
Үгез малы белән атлар яшәячәк торакны икегә бүлеп, атлар утарын җылытырга ниятли Назыйм.
- Дәүләт программалары белән даими кызыксынып торабыз. Үткән ел шуңа таянып таналар санын арттырдык. Малларның күп өлеше әтиләрнең хуҗалыгында. Монда инде мин атлар өчен торак сафка бастырам, - дип, башкарылган эшләре белән таныштырды кечкенәдән үк атлар белән “җенләнеп” үскән ир.
.jpg)
Бүген аның 15 аты бар, аларның 12се – чабышкы. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган малкайларга хөрмәт тә, ярату да зур бу нигездә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров та Салиховларны мактап телгә алды.
.jpg)
Чирү авылында яшәүче Фәндүс Салихов та узган ел мини-ферма программасына кушылып, терлекләрен арттырган, абзарын бөтенәйткән.
- Файдасы булгач, малны асрыйсы килеп тора, - ди ул.
Район җитәкчелеге шәхси секторларны борчыган проблемалар хакында да сорашты, аларны чишү юнәлешендә ярдәм кулы сузылачак,дип ышандырылды.
.jpg)
Кайсы капканы каксак та, мин хуҗаларга бер сорау белән текәлдем:
- Авылда рәхәтләнеп, үзең теләгәнчә яшәп буламы?
- Була, нишләп булмасын! Дәүләт ярдәм иткәндә, Эльвира Флүн кызы кебек башлык әйдәкләп, үсендереп торганда, авыл җирендә шәһәр кешесе көнләшерлек итеп яшәп була, - диде алар бер тавыштан. Кулың эш белсә, була, әлбәттә!