Иске Кормаш халкын нәрсә борчый?

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Районда авыл җыеннары дәвам итә. Иске Кормаш авыл җирлегенә халык белән очрашуга Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов  килде. Җыенга кадәр авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразиев район җитәкчелеген Яңа Балтач, Иске Балтач, Кыркаентүбә, Иске Кормаш авыллары яшәешен күрсәтте. Авыллар күзгә күренеп картая, иң авырткан урын шушы. Яңа Балтач мәктәбе бүген ябылу алдында. Икенче елга мәктәпкә килүче бала юк. Ә бит авылда яшәү өчен шартлар менә дигән. Гомумән, биредә табигать искиткеч, урманы дисеңме, җиләкле тау битләреме, барысы да кул сузымында. Сөендергәне- җирлектә күпләп мал асрап, җир эшеннән курыкмаучыларның булуы. Яңа Балтачта Дилара Хәбибуллина 28 баш мөгезле эре терлек асрый. Кыркаентүбәдә Әлфис Мәҗитов крестьян-фермерлык хәрәкәтен оештырып күп еллар уңышлы эшли, 114 баш терлеге, биш аты бар. Әнис Хаҗиев гаилә фермеры булып исәпләнә, сыер, бозау, атын кертеп, 52 баш терлеге бар.  Район башлыгы Энгель Фәттахов  авылның тоткасы булган фермерларның эшчәнлеге белән танышты, җитәкчелеккә карата сорау- үтенечләрен тыңлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов республика һәм федераль ярдәм программалары турында аңлаттылар. Иске Кормаштан Фарсил Рәхмәтуллинның инде дәүләт ярдәменнән файдаланганы бар. Биш сыер, дүрт бозау үстерүче гаилә мини-ферма төзегән. Иске Кормаш җирлегендә мал тоту, узган ел белән чагыштырганда, кимемәгән. Шәхси хуҗалыкларда 324 баш терлек бар, терлек асраучыларның уртача яше-52 яшь. Хисап чыгышында авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразиев “Тагы да арттырыр иделәр, ләкин бездә терлек азыгы әзерләү авыр”, диде. “Әнәк” агрофирмасы җир паена арпаны 7 сумнан, бодайны 8 сумнан, печән-саламны да кыйммәт бәядән биргән. Өстәвенә, бодай сораучыларга арпа белән генә канәгатьләнергә туры килә. Бу хакта җыенда катнашучы апалар сорау бирде. Энгель Нәвап улы агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиевкә халык мөрәҗәгатенә игътибар итәргә кушты.

Иске Кормаш мәктәбендә дә булдык. Күренекле якташларыбыз, атаклы рәссам-сынчылар Иске Кормаш авылнда туып-үскән Зилфәт Басыйров, Әсгать Сәфәргалин, Васыйл Маликовларның музее экспонатларга, мәгълүматларга бик бай. Әлеге музейның эшчәнлеген җанландыру, киң җәмәгатьчелеккә таныту буенча киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. Район ярдәме белән аны заманча яңарту бурычы куелды.

Иске Кормаш мәдәният йортына халык җәен дә, кышын да эзне суытмый. Хисап җыенына да күпләп килгән иделәр. Авыл җирлеге башлыгының һәр тармак эшчәнлеге белән таныштырган чыгышын бүлдерми тыңладылар.   Авыл җирлекләре территорияләрен һәм кече хуҗалыкларны үстерү программалары турында Лиана Сираева сөйләде, торак төзелеше программалары белән торак буенча белгеч Сирина Шәехова, терлек тотучыларга дәүләт ярдәме белән Дилүс Мөхәммәтдинов таныштырды. Район башлыгы Энгель Фәттахов 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш һәм 2020 елга планнар хакында чыгыш ясады. Иске Кормаш җирлеге эшчәнлегенә бәя бирде, мәдәният юнәлеше буенча районда беренче булган искекормашлыларга спорт-сәламәтлек ягыннан аскы позицияләрдән күтәрелергә кирәклеген искәртте. Энгель Фәттахов халык сорауларына да җавап бирде.

  • Ни өчен шәһәрдә торучы студентлардан чүп өчен авылда да түләү кәгазе килә?
  • Актаныш районында чүп җыючы “Гринта” җәмгыятенә студент укыган яки яшәгән урыннан белешмә китерергә кирәк. Белешмә булганнан соң түләгән сумма кире кайтарыла.

Авылда чишмәләрне төзекләндерү, урам утлары кую, авыл арасындагы юлларны кардан чистарту- боларын җирлек башлыгы үзебезнең көч белән башкарачакбыз, диде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International