СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районында торак төзелеше өчен ипотека кредитларын алу тәртипләре, гамәлгә кергән яңалыклар

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнвар көнне хакимият бинасында гамәлләштерелгән брифинг Актаныш районы территориясендә  торак төзелеше өчен ипотека кредитларын алу тәртипләре, гамәлгә кергән яңалыкларга багышланды.

Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана кызы Сираева рәислегендә үткән чарада  Актаныш районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, торак белән тәэмин итү буенча сектор җитәкчесе Сиринә Шәехова, “Россельхозбанк”,  “Саклык банкы” банклары җирле бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International