19 гыйнвар көнне Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаңгы эстафетасы “Бүләк” чаңгы базасында узды.
Спорт ярышын тантаналы ачып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов
оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командаларына уңышлар теләде. Туган көнен билгеләп үтүче спорт ветераны Илфат Иманаевка истәлек бүләге тапшырды.
Һәр командадан 2 ир-ат, 2 хатын-кыз катнашкан эстафета киеренке барды. Һәр чаңгычы үз командасының җиңүе өчен җитезлек һәм югары техника кулланды.
Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасында беренче урынны хакимият командасы яулады. Икенчедә – үзәк хастаханә, өченчедә – эчке эшләр бүлеге, автотранспорт предприятиесе.
Авыл җирлекләре арасында беренче урынны Киров җирлеге яулады. Икенче урында – Актаныш авыл җирлеге.
Мәгариф учреждениеләре арасында беренче урынны Актанышның 2 нче мәктәбе яулады. Икенче урында – Актанышның 1 нче, өченче урында - технологик техникум.