Пучы шәһәрләшә: заманча йортларда яшәүчеләр арта, шәхси мал тотучы кими

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Пучы авылы җирлегендә 2019 елга хисап җыены узды. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев җыенга кадәр авыл башлыгы Нияз Нуретдинов, башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова белән берлектә балалар иҗат үзәге һәм узган ел кулланылуга тапшырылган балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.

Җитәкчеләр күпләп мал тотучы Марсель һәм Флорида Сәхбетдиновлар ихатасында да булдылар. Киләчәктә Марсель абый умартачылык юнәлешен киңәйтергә исәпли. Бу уңайдан аңа кунаклар дәүләт программаларыннан файдаланырга киңәш бирде.
Алтын куллы Наил Камалов гаражында машина-трактор төзекләндерә. Компьютер диагностикасын көйләп җибәргән. Хәзер үзмәшгуль булып теркәлгән, салымын вакытында түләп бара. “Эретеп ябыштыру аппаратым да бар, үземә кулдаш эзлим, килүче генә юк. Югыйсә, эш төшемле. Авылдашлар гына түгел, күрше- тирә авылллардан да техника төзәттерергә киләләр”,- ди Наил абый.
Пучыда эш яшендәге 779 кеше яши. Мәктәп, балалар бакчасы, “Картлар һәм инвалидлар йорты”, Пучы һәм Әнәктәге мәдәният йортлары, участок хастаханәсе кебек бюджет оешмаларында 202 кеше хезмәт куя. “Әнәк” агрофирмасында 56, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 160 кеше эшли. 146 шәхси эшмәкәр бар. Башка тармакта, читкә китеп эшләүчеләр- 194. Гомумән, халык эш белән тәэмин ителгән. Керемнәре дә начар түгел, әллә шуңадырмы- Пучы халкы шәһәрләшә, сыер асраучылар елдан-ел кими. Бүген шәхси хуҗалыкларда нибары 89 савым сыеры калган. Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Габсәләмов үз чыгышында авылда мал асрау өчен барлык мөмкинлек булуын, хуҗалыкның да терлек азыгы белән ярдәм итүен әйтте.

Сыерлар аз булгач, көтү чираты тиз килеп җитә, шуңа күрә авылга электр көтүчесе алырга тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән Дилүс Мөхәммәтдинов тана, сыер тотучыларга, баш саннарын арттырырга теләүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре турында аңлатты. Шулай ук ТР Дәүләт торак фонды вәкиле Сирина Шәехова да дәүләт тарафыннан авылда яшәүчеләргә йорт салу өчен булдырылган зур күләмдәге матди ярдәмнәр хакында сөйләде. Пучы 2019 елда иң күп мәйданда торак төзелгән җирлек. Быел да пучылылар сынатмаслар, төзелеш эшләре тукталмас.


Пучыда үзара салым акчасы 600 сум итеп билгеләнгән. Айрат Салихҗан улы киләсе елдан авылдашларына бер мең сум җыярга кирәк, диде. Чөнки дәүләт дүрт тапкырга арттырып кайтаргач, байтак эшләр эшләргә мөмкинлек ачыла. 2019 елда 1625000 сумга авыл юллары каралган, 471000 сумга су документациясе эшләнгән, Пучы зиратын тәртипләүгә 250000 сум, урам утларын төзекләндерүгә 75000 сум киткән. Авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов һәрьяклап хисап тотты. Эшчәнлек бертавыштан уңай дип бәяләнде.


Ни гаҗәп, халыкны борчыган сорауларның барысы да диярлек Эчке эшләр бүлегенә булды. Җирлектә ялган аракы сатучылар әледән-әле баш калкыта. Авыл башлыгы Нияз Нуретдинов алдар сәүдәгәрләр белән көрәшнең нәтиҗәсез булуын әйтте. РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге вәкиле Фәһим Нуриев халыкны агулаучыларга җинаять эше ачачакбыз, дип җавап бирде. Актаныштагы балалар арасында төркемнәр барлыкка килү, балаларга снюс тарату, төзелеш эшенә чит төбәкләрдән килгәннәрнең насвайт куллануына да битараф түгел Пучы халкы. Фәһим Нуриев районда бу афәткә каршы көрәш алып барылуын хәбәр итте.
Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев РФ Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык юлламасы белән таныштырды. Социаль юнәлешле программаларның артуын билгеләп үтте. Пучы өчен 2020 ел бик истәлекле булырга охшап тора: бик тә матур һәм заманча "Буалар каскады" төзеп бетереләчәк һәм авылның су трассалары тулысынча яңарачак. Шулай ук спорт комплексы да төзү күздә тотыла.
Хисап җыенында “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев, Игелек үзәге җитәкчесе Дәния Касыймова,

Пучы участок хастаханәсе баш табибы Ильяс Закиров чыгыш ясады. Чыгышлар барысы да тулы, алдан ук әзерлекле иде. Тик тыңлаучыларның күбесе лаеклы ялдагы абый-апалар булуы күңелдә ризасызлык уята. Илдәге яңалыклар яшьләр, урта буын өчен бит. Авылның киләчәген билгеләүдән читтә калулары эштән җибәрмәүләреме, әллә битарафлыкмы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International