Узган елгы тәҗрибәгә таянып, быел да җирлекләрдә гамәлләштерелүче хисап җыелышлары ике өлешкә бүлеп үткәрелә. Халык белән очрашканчы, район җитәкчелеге күпләп мал асраучы шәхси секторларда булып, аларның яшәү шартларын өйрәнә, дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән программалар аша авыл кешесенә каралган ярдәмнәр белән таныштыра.
Бүгенге көндә Мәсәде җирлегендә күпләп мал асрау бәрабәренә крестьян-фермер хуҗалык яки мини-ферма булып теркәлгән бер генә шәхси сектор да юк. Аның каравы, шактый ихатада мөгезле эре терлек асрала, нигездә, алар ит өчен үстерелә.
Мәсәденең хисап җыелышы кысаларында, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова мал асрап көн күргән хуҗалар белән аралашты, аларның дәүләт ярдәменнән ни өчен файдаланырга теләмәүләренә ачыклык кертергә тырышты.
Бу көнне район җитәкчелеге биш шәхси хуҗалыкка керде – болар, җирлек башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, парлап хөкүмәт эшендә эшләп тә, мал-туар тотарга иренмәүче гаярь затлар. Элек-электән үк авылда яшим дип яшәгән кеше, сәламәтлеге рөхсәт итсә, мал асрады. Бүгенге җитеш тормышта мал тотучылар да гайре табигый хәл итеп кабул ителми Актаныш районында. Ашыйсың килгәч, тотмый кая барасың? Мәсәделеләр исә терлек тотуда дәүләт ярдәменә таянмаган – менә шушы яклары шаккаттыра да инде аларның. Ни өчен авыл халкы дәүләт субсидияләрен кулланмый? Чөнки кирәксенми.
Мәсәде авылының абруйлы ир-атларыннан саналган Фәрит абый Минһаҗевның да иртәләре мал караудан башлана – шулай өйрәнелгән инде. Ел саен тормыш иптәше Инция ханым белән алар үгезләр алып үстерәләр, сарык малы тоталар, җәйге чорда кош-кортның саны да 70ләп исәпләнә бу ихатада.
- Күптән савым сыеры тотмыйбыз инде, малларны, гомумән, үзебез өчен генә асрыйбыз: кирәк вакытта ит булсынга гына, - ди авыл җанлы Фәрит әфәнде.
Бурсык авылында гомер кичерүче Гөлфия Шәехова белән Ирек Гәрәевлар да күпләр көнләшерлек итеп яшәп ята: ихаталары тулы мал булгач, капканы ачып керү белән борынга муллык, бәрәкәт исе килеп бәрелә. Хуҗалыкта бер ат, савым сыеры, үгезләр бар, вак малдан кырыкка якын сарык исәпләнә. Куян, тавыклар да сыйган хуҗалыкка.
Хуҗабикә үзе социаль хезмәткәр булып эшли, аның өстенә авылдашларына сөт сата. Тормыш иптәше Ирек абый “Наратлы” хуҗалыгында хезмәт куя. Бу гаиләне дә дәүләт программаларында катнашырга үгетләп карады җитәкчелек. Юк, алар булганыннан канәгать:
- Программаларга катнашырга теләмибез, үзебезнеке үзебезгә җитә. Сөткә хуҗа табылып тора, булдыралган кадәр тырышабыз, артыгы кирәкми, - диде Гөлфия ханым.
Мәсәде авылыннан Флүрә һәм Фәнил Минһаҗетдиновлар да терлек асрауны яшәү рәвешенә әверелдергән.
Бүген җирлек башлыгының хуҗалыгында 4 үгез малы, егермеләп сарык бар. Мал асрауга кереп киткәч, үз техникаларын да булдырган алар, печән эшләү авырлык тудырмый хәзер.
- Дәүләт программаларын кулланмадык инде, шулай да 7 -8 баш терлек асраган еллар да бар иде. Сарык малы да үз файдасын китерә – үз клиентларыбыз бар, - дип, Фәнил абый сыйлы тормышта яшәү өчен армый-талмый эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Гөлназ һәм Илгиз Минаевлар да “мал җене” кагылган гаилә. Ныклап тормыш көтеп ята алар. Шулай да быел ике сыерны бергә калдырганнар.
- Сыерны гел бетерергә исәп юк. Авылда яшәгән кеше мал тотмый булдыра алмый ул, - ди Илгиз абый.
Минаевлар хуҗалыгы тулысынча тормыш көтүгә яраклаштырылган: хуҗа кулы белән ясалган азык турагыч техника, малларга ашарга пешерү бүлмәсе – болар барысы да килчәчәктә дә бу ихатада сыер мөгрәве тынмаячагына бер ишарә кебек.
Ралина белән Рәзиф Имамовлар да Мәсәде авылында күпләп мал асраучылар. Бүген аларның бер савым сыеры, бер танасы, биш үгез малы исәпләнә. 30 баш умартадан да ярыйсы ук яхшы табыш ала эшсөярләр.
- Сыер баш санын арттырылык мөмкинлек бар ул, шәхси техникаларыбыз, тагылма коралларыбыз да җитәрлек, балалар да ярдәм итеп тора, әмма җирлектә сөт тапшыру мөмкинлеге юк – шул чабудан тота да инде, - дип, үз фикерен белдерде Ралина Ринатовна.
Җитәкчелек исә бу проблеманы хәл ителмәслек дип санамый. Чалманарат сөт җыючылары да Мәсәдегә керергә каршы булмас кебек үзе. Әмма монда урынлы сорау туа: ни өчен сөт тапшыру мәсьәләсе авылда сыер асраучылар күбрәк булган заманда ук хәл ителмәгән соң? Шул вакытта кирәк иде авыл кешесенә сөт тапшыру. Шушы эш дөрес оештырлыган булса, авыл кешесе сыерын саклап калган булыр иде...
Имамовларга мини-ферма программасына кереп, дәүләттән 200 мең сум ярдәм алырга тәкъдим ителде. Программага кушылсалар, алар сыер малын биш башка җиткерергә һәм аны билгеле бер вакыт аралыгында киметми сакларга тиеш булачаклар.
Кыскасы, Мәсәде авыл җирлеге халкы бүген маллы килеш малсыз булып исәпләнә, чөнки кешеләр терлекне үзләре өчен генә тота - дәүләт программаларына кушылу-кушылмау да фәкать аларның шәхси эше. Кирәксенмәгән кешегә көчләп мал асратып булмый, кирәге исә, киресенчә, беркемнән дә рөхсәт көтеп утырмый.
Узган елгы хисап җыелышында районнан килгән җитәкчелек җирлекнең социаль объектларын карау белән генә чикләнгән иде. Быел, шөкер, маллы кешеләрне дә карап, күреп чыкты алар –болай булгач яшибез әле, җәмәгать, хезмәте хөрмәткә лаек авыл кешеләре барда, яшибез!