31 гыйнвар көнне “Туган як” музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны, комсомол һәм партия органнарында, хуҗалык эшендә тынгысыз хезмәт куеп районның социаль тармагын , төзелеш юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән тынгысыз җитәкче, танылган җәмәгать эшлеклесе - Тимер Фәрдетдин улы Фәрдиевкә багышланган кичә үткәрелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Актаныш районы төзелүгә 90 ел һәм бүген дә җирлекнең иҗтимагый тормышы белән янып яшәүче ветеранның 95 нче юбилей яшенә аяк басуы уңаеннан уздырылучы әлеге чара 14 сәгатьтә башлана.
29 январь көнне “Туган як” музеенда гомере буе Актаныш төбәгендә фидакарь хезмәт куеп замандашларының ихтирамын яулаган олпат зат, кеше мәнфәгатен кайгыртып яшәгән сизгер күңелле җитәкче, район данын республикакүләм ярышларда яклап җиңүләргә ирешкән танылган спортчы, һәр көн саен игелекле гамәлләр кылып халык күңеленең рухи сагында торучы мөхтәрәм шәхес – Мөдәрис Гайнетҗан улы Хановның 70 яшьлек күркәм юбилеена багышланган кичә үткәрелә. “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан узучы әлеге чара 14 сәгатьтә башлана.