Актаныш районы халык санын алуга әзерлекне дәвам итә. Ул безнең илдә яшәүчеләрнең демографик, икътисади, социаль хәленә кагылышлы статистик мәгълүматларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
14 февраль кичендә Киров халык театры Актаныш тамашачысы хозурына Талха Гыйниятуллинның "Җир белән күк арасы" дип исемләнгән драмасын тәкъдим итте. Гадәттәгечә, Киров халык театрын Әлфия Азалова исемендәге мәдәният йорты тулы зал белән каршы алды.
.jpg)
Консультация-кисәтү турында интенсивности
метеорологик күренешләр
сәгать 20дән башлана. 16 февраль 18 сәгатькә кадәр. 17 февраль 2020 ел.
2020 елның 17 февралендә Татарстан һәм Казанда урыны белән көтелә: -төнлә һәм иртән томан;
көндез бозлавык; буран; көньяк, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр.
14 февраль көнне Актаныш технология техникумы базасында үткән чарада бәйгедә катнашкан педагог-психологлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде.
.jpg)
Җиңүче титулы исә Актанышның беренче санлы мәктәбе педагог-оештыручысы Әлфирә Миргалим кызы Әмирҗановага бирелде.
.jpg)
“Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Тәрбия эше буенча директор урынбасары” номинациясендә 12 педагог катнашты.
.jpg)
Бәйге җиңүчеләрен һәм лауреатларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.
.jpg)
“Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче – Актанышның беренче санлы мәктәбе сыйныф җитәкчесе Ленара Рафаил кызы Галиева.
.jpg)
Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгенең муниципаль этабы 23 гыйнвардан 4 февральгә кадәр аралыкта үтте. Бәйгедә 30 мәктәптән 72 педагог катнашты. Шушы вакыт эчендә алар тарафыннан 55 ачык шөгыль, 17 мастер-класс, 12 тәрбия проекты тәкъдим ителде.
.jpg)
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләренең шимбә киңәшмәсе узды. Анда җиде көн тәртибе буенча фикер алышу булды. Актаныш районы прокуроры Рамил Әскәров мәктәп документациясен һәм уку йортының рәсми сайтларын РФ кануннары нигезендә алып барырга кирәклегенә басым ясады.
