Актаныш районы халык санын алуга әзерлекне дәвам итә. Ул безнең илдә яшәүчеләрнең демографик, икътисади, социаль хәленә кагылышлы статистик мәгълүматларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Исәпкә алу буенча белгечләр, программа ярдәмендә, халык санын алуны үткәрүнең оештыру планнарын формалаштыралар, шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләрнең авыл торак пунктлары территорияләрен исәпкә алу һәм хисап участокларына бүләләр.
Халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил үз муниципаль берәмлегенең адресларын хисап участоклары бүләргә тиеш. Шул ук вакытта йөкләнеш нормалары да үтәлергә тиеш: бер исәпкә алучыга уртача 550 кеше. Чагыштыру өчен: 2010 елда узган халык санын алу вакытында бер исәпкә алучыга 400 кеше йөкләнелгән иде. Нәтиҗәдә, Актаныш муниципаль районында барлыгы 53 исәп-хисап һәм 9 исәпкә алу участогы формалаштырылган.
Халык санын алу вакытында һәр исәп-хисап участогында бер исәпкә алучы эшләячәк.