Актанышта тәрбия эше буенча директор урынбасарлары хөрмәтләнде

2020 елның 15 феврале, шимбә

 “Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Тәрбия эше буенча директор урынбасары” номинациясендә 12 педагог катнашты. Мари Суксу мәктәбеннән Ирина Робинзон кызы Миникаева, Богады мәктәбеннән Розалия Гарифҗан кызы Җәмилова, Пучы мәктәбеннән Зәлинә Назыйф кызы Вахитова һөнәри бәйгенең лауреатлары булып танылды.

“Тәрбия эше буенча директор урынбасары ” номинациясендә җиңүче – Актанышның беренче санлы мәктәбенең директор урынбасары Илназ Наил улы Хөҗҗәтов. Икенче урында – Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Айзилә Наил кызы Әмирова. Өченче урын иясе – Татар Суыксуы мәктәбенең директор урынбасары Илсөяр Дилфас кызы Хуҗина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International