Актанышның иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы ачыкланды

2020 елның 15 феврале, шимбә

 “Йөрәгемне балаларга бирәм” һөнәри бәйгесенең “Өстәмә белем бирү педагогы” номинациясендә быел Актаныш районының 9 педагогы үз-үзен сынап караган. Бәйге җиңүчеләрен һәм лауреатларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.

“Өстәмә белем бирү педагогы” номинациясе җиңүчесе – Илүзә Мирзахәниф кызы Муллахмәтова, Актаныш балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы. Икенче урын иясе – Актанышның икенче санлы мәктәбе педагогы Раил Рамил улы Яманов. Өченче урында - Актаныш балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Фигать кызы Әнвәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International