“ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫ” : Киров халык театры Актаныш сәхнәсендә имтихан тотты (+ФОТОЛАР)

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

14 февраль кичендә Киров халык театры Актаныш тамашачысы хозурына Талха Гыйниятуллинның "Җир белән күк арасы" дип исемләнгән драмасын тәкъдим итте. Гадәттәгечә, Киров халык театрын Әлфия Азалова исемендәге мәдәният йорты тулы зал белән каршы алды. Драманы район башлыгы Энгель Фәттахов та тамаша кылды. Актанышлылар бу юлы да театр коллективының чыгышын алкышларга күмеп, артистлар осталыгына югары бәя бирде. 

Бүген инде Киров халык театрының үз исеме, үз тугры тамашачысы бар – ел саен алар тәкъдим иткән сәхнә әсәре тамашачыны уйландыра, елата, гомумән, тормышка икенче яктан карарга мәҗбүр итә.

Сагынылган Киров театры, күңел районыбызның мәдәни дөньясына  көчле дулкын булып килеп кергән иҗат коллективын тансыклаган, җан рухи азыкка сусаган.  500 урынлы залның шыгрым тулы булуы да моңа ачык дәлил иде -  халык бу юлы да алардан  могҗизаи бер  сәхнә әсәре өмет итте. Быелгы "Җир белән күк арасы"  драмасы авыр кабул ителүе белән аерылып торгандыр – хәер, Киров халык театры ел саен шаккаттыра инде ул район тамашачысын.

Әсәрдә үлем кырындагы Ильяс исемле солдат язмышы сурәтләнә. Аның янына Газраил фәрештә килеп, бу минутта солдатны көткән язмышын җентекләп сурәтли. Газаплар, ярлылык, авыру, түбәнсетү - үз тормышын күреп, солдат соңгы карар кабул итәргә тиеш.. Күңел өчен авыр драманы тамашачы тын алырга да онытып карады - кировлылар бер сәхнәдә мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә, өметне дә, югалту ачысын да ача алды. Артистларның геройлар тормышы белән яшәве аларның гамәлләрендә ачык чагылды – күзләр, йөз чалымнары, карашлар, чын күз яшьләре – юк, боларны һәркем мондый югары  дәрәҗәдә гәүдәләндерә алмас иде. Афәрин, Киров халык театры!  

Рольләрне башкарган Рөстәм Ганиев, Фәнил Гарипов, Зәмзәмия Миргалимова, , Энҗе Сибгатуллина, Алсу Хуҗина, Айзат Галин, Радик Вәлиуллин, Илфак Гаянов, Илфира Гаянова, Чулпан Басырова, Голшан Биктимерова, Глүс Мирзахановларны халык алкышлар белән күтәрде. Юк, җәмәгать, хис-кичерешләрне тел белән аңлата торган түгел, моны күрергә кирәк иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International