ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Тик, ни кызганыч, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча уч тутырып премия алучы хуҗалыклар өчлеге генә формалашмаган булып чыкты. Беренче урынга дәгъва кылган “Нигез” һәм өченче урынга керергә тиеш дип фаразланган “Чишмә” хуҗалыкларын ит җитештерү планының үтәлеп бетмәве “яндырды”. Ярый әле Нур Баян хуҗалыгы планны үтәп чыгуга ирешкән – икенче урынга лаек булган хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәламов  беренчеләрдән булып яңа форматтагы премияне алу бәхетен татыды. Беренче урын булмагач, билгеле, алгарыш символы итеп кабул ителгән  ат сыны да иясез калды. Иясез атның идарәдә калуын ишеткәч, залда утыручыларның шат елмаюы гына аңлашылып бетмәде – үз булдыксызлыгыбыздан үзебез көлдек, ахры....

 14  февраль  көнне Зөһрә һәм Алмаз Вәҗетдиновлар гаиләсендә өченче сабый булып туган Әминә райондагы 20нчы нарасый булып теркәлде. 

Быел да Актаныш районы Ватанны саклаучылар көнен кышкы спартакиада белән каршы алачак. 22 февраль, шимбә көнне, Актанышта оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, авыл җирлегендә хезмәт куючылар өчен спорт бәйрәме оештырыла. Чара ТАССР оешуга – 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Федераль закон проекты белән снюс һәм насвай саткан өчен административ штрафларны сизелерлек арттыру күздә тотыла:

 

— граждан өчен штрафлар - 15 - 20 мең сум;

 

— вазыйфаи затлар өчен - 30 - 50 мең сум;

 

— юридик затлар өчен - 100 - 150 мең сумнар.

 

РФ Хөкүмәте дәүләт сәясәтен эшкәртү һәм җир мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салу буенча функцияләрне Росреестрга тапшырды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шундый карар кабул итте.

Зур шәһәрләрдә  сукбай этләрне җыеп, төрле питомникларга урнаштыручы махсус оешмалар бар. Авыл җирендә исә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә дә хуҗасыз, яки хуҗасы булып та, иректә йөргән этләр хакында халык авыл советына хәбәр сала.

18 февральдә, 14.00 - 15.30 сәгатьләрдә, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Г.Авдонина Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләр өчен түбәнәге адрес буенча гражданнарны шәхси кабул итү оештыра: 

Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ, Низаметдинов ур., 14 нче йорт.

Алдан язылу өчен телефоннар (8552) 32-06-07, (843) 238-18-32 - 17 февральгә кадәр.

10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә халык онлайн-тавыш бирү уза(https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452 ) - фестиваль кысаларында креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәр сайланачак.

1 нче номерлы кисәтү
куркыныч метеорологик күренеш турында " бик көчле җил»
бу оештырма белән тискэре куренешлэр
Татарстан Республикасы территориясендә 

14 - 16 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә  2009 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча ачык чемпионат үтте. ТАССР ның 100еллыгына һәм Әфган сугышында  вафат булган сугышчы-интернационалистларны искә  алуга багышланган чарада 5 команда катнашты, алар арсында Актаныш “лачыннары” да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International