24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Атның хуҗасыз калуы булдыксызлык билгесе түгелме?

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген, 18 февраль көнне, Актаныш районының терлекчелек тармагы 2020 елның гыйнвар аена йомгак ясады. Күпмедер үзгәрешләр дә кертелгән 24 форма-киңәшмәнең асылы һаман да бер үк булып кала - ул да булса, мал-баш санын арттыру бәрабәренә терлекчелектән югары  продукция алуга ирешү.  Агымдагы елның беренче ай нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, бу максатка  ирешү өчен эшлисе эшләрнең, төзәтәсе хаталарның, ай-һай, күп булуы ачыкланды.

Хуҗалык җитәкчеләре яңа елга зур ышанычлар, өметләр баглап аяк басты. Алда торган 12 ай эчендә алар үсешне дә, савым күләмен дә, бозау алуны да тәртипкә салырга ышандырды. Бер ай үтте – тик әле мактанырлык тәртип кенә күренми.  Район башлыгы Энгель Фәттахов бозау алу буенча минуска чыгарга ярамавын даими искәртеп торса да, 2020 елның беренче аенда ук хуҗалыклар искәрмәгә үз төзәтмәләрен кертте – нәтиҗәдә, 83 баш  бозау алынмый калды. Бу – бер ай эчендә. 12 ай буе болай дәвам итсә, бозау алу буенча авыз ачып сүз сөйлисе дә калмас кебек. Инде хуҗалыклар терлек хәрәкәте буенча заданиеләр дә алды, мөмкинлекләренә күрә бозау алу планын алар бит беренче чиратта үзләре тәгаенли - гыйнвар аенда ук бозау алу буенча моның кадәр ялгышлык китә икән, димәк, ул план күз буяу өчен генә булдырылган дигән нигезле фикер туа.

Алынмый калган бозаулар  өстенә ай эчендәге 71 малкайның  бакыйлыкка күчүен дә өстәсәк, терлекчелек тармагының дөрес юнәлештә баруына, гомумән, шик туа. Үлем сәбәпләренә килгәндә, беренче урында – ашказаны-эчәк авырулары, икенче урында – сулыш органнары авырулары. Статистиканы күздән кичергәч, районның ветеринар хезмәте кай тарафка карап утыра микән дигән сорау да баш калкыта. Терлек үлеменең җеп очы барыбер аларга барып тоташа – җаваплылыкны хуҗалыклардагы мал табибларына гына аудару дөрес алым түгел кебек.

Аннан килеп, лейкоз авыруы да терлек мал-баш санын тотырыклы саклауга зур комачаулык тудыра. Бүген бик күп җәмгыятьләрдә сәламәт һәм авыру маллар аерым торакларда асрала, аларның бер-берсе белән бернинди контакты да юк, әмма авыру чигенми. Юкса,  республика күләмендә лейкоздан тулысынча чистарынган хуҗалыклар да күренә башлады. Алар ничек ирешә бу күрсәткечкә? Бәлки, тәҗрибәләрен өйрәнеп, бездә дә кулланып карау кирәктер. Алайса, 24 форма-киңәшмә саен ничә малның канын алып тикшерү буенча хисап тотабыз да, әппәр итеп куябыз. Юк, җәмәгать, болай итеп алга барып булмый, хисап тотып кына, мал-баш саны да үрчеми. Җиңне сызганып эшли башлар өчен ел башыннан да кулай вакыт юк – мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк.

Малкайларның тәүлеклек үсеше дә канәгатьләнерлек түгел районда. 741 граммны мактап та булыр иде, бәлки, әмма бу күрсәткеч, узган елның шушы чоры  белән чагыштырганда, 11 граммга кимегән.  Әллә ни  зур югалту да түгел кебек үзе, әмма  һәр “минус” тамгасын күргән саен,  булдыксызлана башлаганбыз дигән уй сызып үтә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров бүген үсештәге төп игътибарны теше малга юнәлтүне таләп итеп куя. Аеруча беренче алты айда моны кулдан ычкындыдырга ярамый. Аннан килеп, үгез малының үсеше кимү дә урынлы борчу тудыра – үсеш кимегән саен,  керем дә кими.  Айдар Әнвәр улы мисалга “Нур” хуҗалыгын китерде, соңгы вакытта сөтчелек юнәлешендә сизелерлек уңай динамика күзәтелә биредә, әмма итчелек аксый. Аның каравы, “Әнәк” агрофирмасы, “Наратлы”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар үсеш ягыннан мактауга лаек.

Район җитәкчелегенең теше малга игътибар юнәлтүе юкка түгел – мал-баш санын арттыруда сәламәт таналар мөһим звено булып тора. Ә без аларны,  сыер булып җитлекмәс борын, бракка чыгарабыз. Нәтиҗәдә, күпме хезмәт сызып ташлана.

Идарә җитәкчесе үз чыгышында сыерларны бракка чыгару фактына аерым тукталды. Хуҗалыкларда, ни сәбәпледер, беренче бозау китергән маллар күпләп бракка озатыла. Шул рәвешле, гыйнвар аенда гына да андый малларның саны 69га җиткән.  Юкса, нәкъ менә алар берничә елдан сөт планын үтәүдә үзләреннән зур өлеш кертергә тиеш кебек. Шул ук вакытта, ел буена бер генә сыерын да бракка чыгармаган хуҗалыклар да бар. Кыскасы, терлекне браклау проблемасы Актаныш районы терлекчелегенә күләгә салган мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә. Бу нисбәттән район башлыгы Энгель Фәттахов та бу юнәлештәге эшчәнлекнең дөрес оештырылмаганын ассызыклады.

Энгель  Нәвап улы терлек мал-баш саны арттыру буенча республика күләмендә лидерлык позицияләрен саклап килгән Кукмара, Балтач, Чүпрәле районнарын үрнәк итеп куйды. Алар бүген күпләп тана малы да сата, шуның өстенә, ел саен терлек санын мең ярым башка арттырып килә. Ни өчен алар булдыра алганны без булдыра алмаска тиеш? Актаныш киләчәктә район территориясендә нәсел хуҗалыклары булдыруны алмаксат итеп куя. Тик моның өчен башта эш рәтенә төшенеп, лейкоз авыруыннан тулысынча арынып бетү шарт. Ваемсызлык белән үтәлә торган шарт түгел шул бу...

Тәүлеклек савымны 200 тоннага җиткерәбез дип лаф ордык – әйе, чыгып карады район 200 тонна сөткә. Әмма чыгу бер мәсьәлә, ә аны саклап калу – бөтенләй икенче. Гыйнвар аенда район буенча бер сыердан уртача 524  килограмм сөт савып алынган. Сөт планын үтәү өчен асралган малкай тәүлегенә 17 килограмм сөт бирә дигән сүз бу. Мактанырлыкмы бу күрсәткеч? Сыерның продуктлылыгын чамалаган хуҗалык рәисе ничегрәк итеп җавап бирер иде икән бу сорауга?

Ни өчен бүген “Нигез” хуҗалыгының сыерларыннан  25 литр сөт савып алу мөмкин эш тә, кайбер хуҗалыклар  сыерлары 15-16 литр сөт биргәнгә  канәгать булып йөриләр? Үзган айда “Башак”, “Таң”, “Ташкын” хуҗалыкларының савым күләме кимегән. Аларның маллары “Чишмә”, “Актаныш” агрофирмасы, “Нигез”, “Чишмә”, “Алга”, “Нур” хуҗалыгы терлекләреннән нәрсәсе белән аерыла? Гаепне малдан түгел, тәрбиядән эзләргә вакыт җиткәндер, бәлки?

Хәер, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров сөт җитештерүнең кимү сәбәбен күптән ачыклаган инде –  хуҗалыкларда  кукуруза культурасы белән хәрәкәт аз. Инде хуҗалык рәисләренең дә моны аңлы рәвештә кабул итүен көтәсе кала.

- Сөтнең фундаменты – кукуруза, - дип искәртте бу уңайдан Айдар Әнвәр улы бу юлы да. Юкка гына җәмгыятьләргә быелдан шушы культураны игү бурычы куелмады, районда бу юнәлештә нәтиҗәле эш күрсәткән хуҗалыклар да юк түгел. Уңай үрнәкне кабул итәргә генә кирәк.

2020 елдан 24 форма-киңәшмәнең форматына яңалык кертергә кирәклеге хакында күп тапкырлар кабатланып килде. Ә үзгәрешләр, чыннан да, сизелде. Моңа кадәр айлык нәтиҗәләр буенча белгечләр район хакимияте тарафыннан булдырылган акчалата премияләргә ия булып килделәр. Үзенә күрә кызыксындыру чарасы дип кабул ителде ул. Быелдан исә мондый премияләр хуҗалыкларга биреләчәк, билгеле, ярыш шартларының үтәлү дәрәҗәсеннән чыгып. Аның күләме беренче урынга 30 мең сумны тәшкил итсә, икенче урынга чыккан хуҗалык - 25 мең сум, өченче урынга лаек булган җәмгыять 20 мең сум премия белән хөрмәтләнәчәк. Урыннар чыгарганда беренче чиратта хуҗалыкның акча кереме, МЭТ баш санының сакланышы, җитештерелгән һәм сатылган сөт-ит күләмнәре исәпкә алыначак. Ни генә дисәк тә, бүген район терлекчелек тармагында югары үсешкә йөз тота.

Ә менә премияләр хуҗалык эчендә ничек бүленәчәген җитәкче хәл итә  – һәр хәлдә, хәләл хезмәт нәтиҗәсе үз хуҗасын лаеклы билгеләр дигән өметтә каласы килә. Терлекчелек тармагын үстерү – ул бер генә кешенең хезмәте түгел, монда тулы бер чылбыр булдырылса гына, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә саллы премияләр бу юнәлештә берләштерүче ролен үтәргә тиеш дип фаразлана.

 

Тик, ни кызганыч, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча уч тутырып премия алучы хуҗалыклар өчлеге генә формалашмаган булып чыкты. Беренче урынга дәгъва кылган “Нигез” һәм өченче урынга керергә тиеш дип фаразланган “Чишмә” хуҗалыкларын ит җитештерү планының үтәлеп бетмәве “яндырды”. Ярый әле Нур Баян хуҗалыгы планны үтәп чыгуга ирешкән – икенче урынга лаек булган хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәламов  беренчеләрдән булып яңа форматтагы премияне алу бәхетен татыды. Беренче урын булмагач, билгеле, алгарыш символы итеп кабул ителгән  ат сыны да иясез калды. Иясез атның идарәдә калуын ишеткәч, залда утыручыларның шат елмаюы гына аңлашылып бетмәде – үз булдыксызлыгыбыздан үзебез көлдек, ахры....

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International