Быел да Актаныш районы Ватанны саклаучылар көнен кышкы спартакиада белән каршы алачак. 22 февраль, шимбә көнне, Актанышта оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, авыл җирлегендә хезмәт куючылар өчен спорт бәйрәме оештырыла. Чара ТАССР оешуга – 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Күркәм традициягә әверелгән чара бу юлы да хемәткәрләрне көчлелектә, җитезлектә сынаячак.
Актаныш районында йөздән артык оешма, учреждение, предприятие исәпләнүен искә алсак, ярышка "кузгатылучылар”ның сан-исәбен чамалау авырлык тудырмый анысы. Кыскасы, кызык булырга охшап тора бәйрәм чарасы.
Гадәттәгечә, “Бүләк” чаңгы юлыннан башланып китәчәк ярыш “Лачын” боз сараенда, “Батыр” спорт комплексында дәвам итәр дип көтелә. Шорт-трек, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ,гер күтәрү, кул көрәше кебек ярышларда шәхси урыннар билгеләнсә, аркан тартышу, чаңгы эстафетасында оешма-предприятие, мәгариф хезмәткәрләре һәм җирлекләр арасында җиңүче командалар аерым аталачак.