14 -16 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2009 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча ачык чемпионат үтте. ТАССР ның 100еллыгына һәм Әфган сугышында вафат булган сугышчы-интернационалистларны искә алуга багышланган чарада 5 команда катнашты, алар арсында Актаныш “лачыннары” да бар иде.
Өч көн дәвам иткән чемпионатта Татарстанның Казан, Минзәлә шәһәрләреннән, Актаныш, Саба районнарыннан гына түгел, Удмуртиянең Можга шәһәреннән үк җыелган 10-11 яшьлек малайлар алкалы хоккейда үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бу көннәрдә “Юность” сараеның бозы көчле уеннан “кайнап” торды - шактый кискен барган чемпионатта көчлеләрне билгеләү дә җиңелләрдән булмады. Шунысы сөенечле, Актанышның “Лачын” хоккей командасы, шәһәр командаларын да узып, җиңүче титулына ия булды. Команданың тренеры – Искәндәр Марат улы Атаков. Боз хуҗалары – Минзәләнең “Кречеты” хоккей командасы икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләр өчлеген Казанның “Дулкын” командасы йомгаклады. Байлар Сабасының “Олимп” уенчылары – дүртенче, Можганың “Луч” хоккейчылары бишенче урынга ия булды.
Уен нәтиҗәләре буенча, чемпионатта оста уен күрсәтүче үсмерләр аерым хөрмәтләнде. “Турнирның иң яхшы уенчысы” титулы да Актаныш егете Рамил Гыйлфановка бирелде. Матчларның иң яхшы уенчылары булып та актанышлылар – Ильяс Ярмиев һәм Алия Әхмәтшиналар танылды. Актаныш лачыннарын зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!