Кышкы чорда авыл урамнарында бәйсез, хуҗасыз этләр күбәеп китә. Җәен алар, ничектер, күзгә бик ташланмыйлар, чөнки кырда ашарга табу җае чыгуга таралышалар. Ә менә кышын бу проблема аеруча актуальләшә. Актаныш авылында яшәүчеләрне дә борчый ул. Әти-әниләр этләрнең балаларга ташлануыннан курка.
Зур шәһәрләрдә сукбай этләрне җыеп, төрле питомникларга урнаштыручы махсус оешмалар бар. Авыл җирендә исә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә дә хуҗасыз, яки хуҗасы булып та, иректә йөргән этләр хакында халык авыл советына хәбәр сала.
- Бу проблема безгә таныш. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне чишүнең төрле юлларын эзлибез. Актаныш халкы шуны аңласын иде - без этләрне атарга тиеш түгел. Сигнал биргән кеше, күп очракта, этнең хуҗасының кем булуын да әйтә. Без хуҗа белән элемтәгә дә керәбез. Тик аларның җаваплары гади, имеш, эт үзе ычкынып киткән, яисә, вакытлыча гына урамга чыгарылган булган. Бер көндә генә хәл ителә торган проблема түгел шул бу, - ди Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов.
Аңлашылганча, бернинди дә чара күрмиләр дип, түрәләрне гаепләү бик үк дөрес тә түгел. Ничәмә-ничә еллар буена районда хуҗасыз этләрдән арыну максатында чаралар күрелә - тик әллә ни уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз. Аларны мылтыктан ату - кешелексезлек дип исәпләнә, өстәвенә, авыл эчендә этләрне ату катгый рәвештә тыела.
Ә бит бүген без чаң кага торган күренеш барлыкка килүдә үзебез үк гаепле?! Әлеге этләрнең кайчандыр һәркайсысының хуҗасы булган. Әмма үзләренә кирәге калмагач, күпләр, кайчандыр дуслары булган этләрен, урамга куып чыгара. Ә эт кавеме тик тормый: үзара яратыша, тормыш дәвам итә... Нәтиҗәдә, этләр үрчи, тулы бер кыргый буын барлыкка килә.
Син тимәгәндә, эт үзе беренче килеп ябышмый, диләр күпләр. Этнең кешедән беренче аермасы да менә шунда. Әмма дөньяга килгәнсең икән, тамак кайгысы йөртә башлый – хуҗасыз этләрне дә урап узмый ул. Тамак кайгысын хәл итү исә олы бер фаҗига китереп чыгарырга сәләтле. Бу хакта бераз уйлансак иде, хөрмәтле райондашлар.
Урамда йөрүче хуҗалы-хуҗасыз этләр кимемәсә, бу проблеманы хәл итүгә башкарма комитет алдында эшләп килүче административ комиссия алыначак. Фотодәлилләр, авыл советына кергән яисә участок вәкиле тарафыннан теркәлгән гаризалар нигезендә, эт хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак. Ул вакытта инде, этнең хуҗасы расланса, кисәтү белән генә котылып булмаячак, шуны истән чыгармагыз – ваемсыз эт хуҗаларына саллы штрафлар салыначак.
Шунысын да онытырга ярамый: эт хуҗасын исенә төшерә, сагына, бер үк вакытта, аны газапка салганы өчен рәнҗи. Ни өчендер без, кешеләр, - югары дәрәҗәдәге акыл ияләре - шушы хакыйкатьне аңларга теләмибез. Аңласак, мондый хаталар ясамас идек.