14 февраль көнне Зөһрә һәм Алмаз Вәҗетдиновлар гаиләсендә өченче сабый булып туган Әминә райондагы 20нчы нарасый булып теркәлде.
Күркәм гадәт буенча, Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Гөлфинә Баян кызы Вәҗетдиновлар гаиләсенә Әминәнең туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды.