Снюс һәм насвай саткан өчен җаваплылыкны көчәйтүче закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Снюс һәм насвай саткан өчен җаваплылыкны көчәйтүче закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

 

"Исегезгә төшерәм, Дәүләт Думасы психоактив матдәләрне законсыз сатуга каршы көрәш буенча планлы эш алып бара, һәм без бүген снюс һәм насвай саткан өчен административ җаваплылыкны арттыручы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Безнең илдә суыра һәм чәйни торган тәмәке белән сәүдә итү тыелган. Тыелуга һәм административ җаваплылыкка карамастан, аларны куллану дәрәҗәсе бик югары, аеруча яшьләр арасында, һәм бу бик күп авыруларның сәбәбе булып тора. Административ штрафларны арттыру тыелган матдәләрнең кыйммәтләнүенә китерә һәм балалар һәм үсмерләр арасында кулануны киметәчәк".

 

Федераль закон проекты белән снюс һәм насвай саткан өчен административ штрафларны сизелерлек арттыру күздә тотыла:

 

— граждан өчен штрафлар - 15 - 20 мең сум;

 

— вазыйфаи затлар өчен - 30 - 50 мең сум;

 

— юридик затлар өчен - 100 - 150 мең сумнар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International