Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләренең шимбә киңәшмәсе узды. Анда җиде көн тәртибе буенча фикер алышу булды. Актаныш районы прокуроры Рамил Әскәров мәктәп документациясен һәм уку йортының рәсми сайтларын РФ кануннары нигезендә алып барырга кирәклегенә басым ясады. https://youtu.be/LVx21iNHDEo

Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Бикмитова "Умырзая" балалар бакчасын туклану өлкәсен башкаларга үрнәк итеп куйды, тикшерү үткәрелгән балалар бакчаларындагы эчке тәртипне анализлады. https://youtu.be/LIEVsWmHteU

Гыйнвар аенда "Тылсым" балалар бакчасында туклану буенча җитди кимчелекләр булуы ачыкланган иде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов мондый вәзгыять районда башка кабатланмасын, дип ныклы кисәтү ясады.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназа Имамразыева Меңнәр мәктәбендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. https://youtu.be/pji2Xm5SjUk

Тулырак "Актаныш- безнең ZAMAN" ютуб-каналында.
