Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгенең муниципаль этабы 23 гыйнвардан 4 февральгә кадәр аралыкта үтте. Бәйгедә 30 мәктәптән 72 педагог катнашты. Шушы вакыт эчендә алар тарафыннан 55 ачык шөгыль, 17 мастер-класс, 12 тәрбия проекты тәкъдим ителде.