Актанышта җиңү яулаган сыйныф җитәкчеләрен һәм лауреатларны район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде

2020 елның 15 феврале, шимбә

Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгенең муниципаль этабы 23 гыйнвардан 4 февральгә кадәр аралыкта үтте. Бәйгедә 30 мәктәптән 72 педагог катнашты. Шушы вакыт эчендә алар тарафыннан 55 ачык шөгыль, 17  мастер-класс, 12 тәрбия проекты тәкъдим ителде.

14 февраль көнне исә Актаныш технология техникумы базасында муниципаль этапка йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.

Авыр һәм җаваплы хезмәт вәкилләрен тәбрик итәргә район башлыгы Энгель Фәттахов килгән иде.

“Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә 30 укытучы катнашты. Алар арасыннан 10 педагог лауреат дип танылса, өченче урынга Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Айзирә Хәбиб кызы Акмалова ия булды.

Икенче урынга сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат педагогы Изалия Изаил кызы Хәлимова лаек булды.

 “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче – Актанышның беренче санлы мәктәбе сыйныф җитәкчесе Ленара Рафаил кызы Галиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International