Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Педагог-оештыручы” номинациясендә районыбыз мәктәпләреннән 16 мәгариф хезмәткәре көч сынашкан. Аларның бишесе лаеклы төстә лауреат исеменә ия булды. Җиңүче титулы исә Актанышның беренче санлы мәктәбе педагог-оештыручысы Әлфирә Миргалим кызы Әмирҗановага бирелде. Икенче урында – Актанышның икенче санлы мәктәбе педагогы Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы Хаҗиева, өченче урында - Богады мәктәбеннән Розалия Гарифҗан кызы Җәмилова. Аларга дипломнарны һәм чәчәк бәйләмнәрен район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Гыймадиев тапшырды.