ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүгенге брифинг "Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр. 2021 елдан кертелгән яңалыклар” темасына багышланды. 
Район Советының киңәшмәләр залында узган брифингта Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева, район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Фәрит кызы Мирзашәрипова, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурулла улы Нурлыев, журналистлар катнашты.

 Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек  турында Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева чыгыш ясады.
 Актаныш районы эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр һәм агымдагы 2021 елда кертелгән яңалыклар белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурулла улы Нурлыев таныштырды.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Фәрит кызы Мирзашәрипова Актаныш районы  эшмәкәрләренә һәм үзмәшгульләренә, халыкка район социаль яклау бүлеге аша эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен бирелүче ярдәмнәр хакында сөйләде.

Бүген район Советының киңәшмәләр залында узган брифинг 24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды.
Брифинг эшендә Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова, Актаныш районы үзәк хастаханәсе табибы-фтизиатр Рифа Сәньяф кызы Ибраһимова, Актаныш районы педиатры Светлана Геннадьевна Ендальцева һәм журналистлар катнашты.

 Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән атналык брифинг берьюлы ике теманы колачлады.

Татарстан Республикасында яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә

Район хуҗалыкларында тракторларга, аларның арбаларына техник караулар үткәрү дәвам итә. 20нче март көнне белгечләр “Ташкын” хуҗалыгының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникасын энә күзеннән үткәрсә, 22 мартта техник карауларның чираттагысы “Таң” җәмгыятендә гамәлләштерелде. Биредә 22 трактор, 14 арба басу-кырларга чыгарга рәсми төстә рөхсәт алды. 23 март көнне исә  чара “Алга” җәмгыятендә гүтте. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклегенә бәяне район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бирде.

Ни генә дисәгез дә, халык үзешчән сәнгать коллективлары смотр концетларын аеруча якын итеп, яратып тамаша кыла. Татар Суыксуы җирлегендә бу аеруча ачык чагыла кебек – һәр ел саен әлеге мәдәни чарада залда алма төшәрлек тә урын калмый.

  Яз көттереп кенә килә, аның болай назланып кына аяк басуын авыл хуҗалыгы белгечләре, “Яз гадәттәгедән соңара”, дип бәяли. Аларның тынгысызлануын аңларга була, кинәт җылытып, кар тиз эресә, җир дымга туенып кала алырмы? Монысы табигатьнең үз эше, ә районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керәчәк.

Хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү, чистарту, тузаннан арындыру буенча эшчәнлек алып барыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча Актаныш районы бүлеге бу атнада ике семинар-уку оештырачак. Беренчесе-хуҗалык җитәкчеләре өчен булса, икенчесе- агрон


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген техник карауларның чираттагысы “Алга” җәмгыятендә гамәлләштерелде. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклегенә бәяне район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бирде.

Минзәлә шәһәрендә узган 2010 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында дусларча шахмат турнирыннан "Актаныш юниорлары" зур уңышлар белән кайтты.

23 март көнне Татарстанда язгы ташу белән бәйле булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән видеокиңәшмәгә Актаныш районы да кушылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International