МӨҺИМ ВИДЕОКИҢӘШМӘ: Татарстанда язгы ташуга әзерлек хакында сөйләштеләр

2021 елның 23 марты, сишәмбе

23 март көнне Татарстанда язгы ташу белән бәйле булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән видеокиңәшмәгә Актаныш районы да кушылды.

Республикада язгы ташуга әзерлек барышында 2020 елның көзге чорында түбәндәге төп чаралар башкарылган: 47 гидротехник корылма ремонтланган; елга юллары чистартылган, 10 участокта яр ныгыту эшләре башкарылган, 4704 берәмлек су үткәрү торбалары урнаштырылган, аларны ремонтлау, чистарту оештырылган. Чыгымнарның гомуми суммасы 1 млрд. 871 млн. сум тәшкил иткән.

«Ташу» оператив планы республика дәрәҗәсендә дә, Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлегендә дә булдырылган. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча чаралар планы, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләрне йомшарту һәм гадәттән тыш хәлләргә реакция ясау буенча чаралар планы, эвакуация һәм халыкның беренче чиратта яшәешен тәэмин итү планнары эшләнгән һәм расланган.

Быел язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен 17 меңнән артык кеше һәм 2,5 мең берәмлек техника булдырылган. Һава разведкасы өчен 5 берәмлек авиация техникасы куллану планлаштырыла.

Әлеге сөйләшү барышында язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структур бүлекчәләргә бурычлар җиткерелде. Аларга уйсулыкта урнашкан урыннардан карны читкә чыгару,су торбаларын чистарту, ясалма сусаклагычларның торышын тикшерү, бозның калынлыгын үлчәп тору кебек эшләр йөкләнде.

Билгеле, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең язгы ташуга багышланган мондый утырышлары хәзер даими төс алачак. Биредә билгеләнгән максат-бурычларны вакытында үтәп баруга ирешсәк, язгы ташуны минималь югалтулар белән, исин-имин үткәреп җибәрербез дигән ныклы ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International