Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, “Сугышчан хезмәтләре өчен“, “Кенигсбергны алган өчен“ һәм юбилей медальләренә һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булган Миргаяз ага Разовның гомер юлы яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә өлге итеп куярлык. Ул әле укытучылар династиясенең башында да тора. Нәсел шәҗәрәсе– киләчәк буынга кадерле ядкарьләре.
15 март көнне муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендә “Саф“ хуҗалыгында узган зур гамәли сөйләшү дә эшчәнлеккә дөрес бәя куеп, агымдагы елга үзенчәлекле тактика сайлап, базар шартларына таянып һәр тармакның үсешен дөрес билгеләп үтү максатыннан оештырылды.
Узган шимбәдә яз кояшы да ныграк елмайды, җилләр дә тынып торды кебек. Әйтерсең, табигать тә хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Районның алдынгы хатын-кызлары өчен уздырылучы бәйрәм чарасында быел да гүзәл затларыбызга мәдхия җырланды, ихтирам-хөрмәт күрсәтелде.